Логотип Идель
Ялкын

«МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ»: КИЛӘЧӘККӘ ЙӨЗ ТОТЫП»

16 нчы июль көнне "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында Мөселман яшьләре форумына багышланган пресс-конференция булып узды. Очрашу Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның якынлашып килүче Ураза гаете белән котлавыннан башланды.

ТР МДН Яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Биктимерова Айгөл Ринат кызы әйтүенчә, әлеге форум 20-26 нчы июль көннәрендә Болгар җирлегендә уздырыла һәм 18-30 яшьтәге мөселман яшьләренә йөз тотып эшләнә. Чараның төп максаты - барлык мөселман яшьләрен берләштерү, аларны төрле яктан үстерү, дини һәм дөньяви тәрбия бирү. Форум каташучыларын төрледән-төрле кызыклы мастер-класслар, тренинглар һәм Абдурахим Рекрим (Индонезия), Мехмет Именей (Төркия) кебек танылган шәхесләр белән очрашулар көтә. Моннан тыш, мөселман яшьләренә Ак мәчеттә җәмәгать намазын башкару мөмкинлеге булдырылачак.

Форумда 100 кеше катнашачак. Бүгенге көндә гаризалар кабул итү бара. Шунысы мөһим: республикабызның барлык 45 районыннан да катнашырга теләк белдерүчеләр табылган. Күрше республика һәм районнардан да кунаклар көтелә. Гаризалар җибәрү буенча иң актив регионнарны атауны сорагач, Айгөл Биктимерова: "Башкортостан", - дип җавап бирде. Оештыручылар белдерүенчә, Башкортостан һәм Кырым яшьләренең әлеге чарага килергә теләүләре Мөселман яшьләре форумының шактый киң таралыш алуын һәм күпләрдә зур кызыксыну уятуын дәлилли.

Төрле милләт вәкилләре килү сәбәпле, Мөселман яшьләре форумында бөтен чаралар да рус телендә барачак. Ләкин татар теле дә читтә калмас, дип ышандырдылар оештыручылар.

Журналистларны борчыган төп мәсьәләләрнең берсе дөньякүләм танылу алып өлгергән "ИГИЛ" оешмасы булып чыкты. Рөстәм хәзрәт очрашуда катнашучыларны: "Форум барышында террорга һәм террористик оешмаларга каршы көрәш, яшьләр белән әңгәмәләр алып барылачак", - дип тынычландырырга ашыкты.

Оештыручылар форум азагында "Хәзерге мөселман яшьләре нинди булырга тиеш?", "Аларны нәрсә кызыксындыра?" кебек сорауларга җавап табарга да өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев