Логотип Идель
Ялкын

"МӘКТӘП ЙОЛДЫЗЛАРЫ. КЕМ СЕЗ?"

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча  Казан шәһәре Идел буе районы МБГБУ "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 35 нче урта гомуми белем мәктәб"ендә 1022 бала белем алды.

Аэрокосмик белем бирү үзәге ачылуына ике-өч ел гына булуына карамастан, биредә  яңадан-яңа ачышлар үткәрелеп тора. Мәсәлән, биология укытучысы Сапарова К.И. 10 нчы сыйныф укучылары  - Шәрәфиева Камилә һәм Володина Анна белән бергә ваакум банкада «Батавия» сортыннан салат үстерделәр. Әлеге салатны космонавтлар (Байконур космодромыннан «Союз ТМА-12М» корабль бортына) үзләре белән космоска да алып чыктылар.

"Сәләтле балалар" программасын тормышка ашыру максатыннан, мәктәп бөтенроссия, халыкара, регионара, республика һәм шәһәркүләм олимпиадаларда катнашты. Олимпиадаларда җиңү яулаган 8-11 нче сыйныф укучылары -  Гыймадиева Алия, Гатауллина Зилә, Корбанова Алия, Косырева Мария, Абдрахманова Әлинә, Шәрәфиева Камилә, Шакирова Наилә, Сабирова Алия, Таһаутдинов Артур (җитәкчеләре: Ханнанова М.Х., Гыйлаҗева Г.Ф.) I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде, ә беренче һәм икенче турда катнашкан укучыларга сертификатлар тапшырылды. 10 нчы сыйныф укучысы Семенова Эльза (җитәкчесе: Миннегалиева Р.Х.)  I республикакүләм "Тукай укулары" фәнни-эзләнү эшләренең икенче турында катнашканы өчен, сертификат тапшырылды.  Мәктәбебез халыкара, республика һәм район күләмендә оештырылган бәйгеләрдә катнашып, зур уңышлар яулады. Ике ел рәттән "Тамчы шоу" халыкара бәйгедә катнашып  I урынны яулаган укучылар: Әшрәпов Алмаз, Галиев Камил, Абдрахманова Әлинә (2013-2014 нче уку елы); Сабирова Алия, Галиева Әдилә, Миңнубаева Эльвина (2014-2015 нче уку елы) (җитәкчеләре: Шиһапова Г.Р., Гыйлаҗева Г.Ф.)

Бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган  "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" исемендәге район бәйгесендә I урын алган 4 нче сыйныф укучысы  Хәйруллин Нияз (җитәкчесе: Шәйхразиева Г.И.)  һәм II урын алган 8 нче сыйныф укучысы Сабирова Алия (җитәкчесе: Гыйлаҗева Г.Ф.) котлау грамоталары белән бүләкләнделәр. Укучылар, соңгы елларда үткәрелгән Н.И.Лобачевский, Т.Миңнуллин, Һ.Атласи исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай ук, Д.В.Вилькеев исемендәге фәнни-гамәли конференциядә призлы урын алучы 5 нче сыйныф укучысы Сафина Әдиләгә (җитәкчесе: Сафина К.Ю.) грамота тапшырылды; "Интеллект. Карьера" исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, III дәрәҗәдәге белән бүләкләнде. "Зирәк тиен" бөтенроссия уен-бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 2, 3, 5, 6 нчы сыйныф укучылары -  Җаббарова Алия, Гыймадиева Эвелина, Нигъмәтҗанова Анна, Сәләхов Таһир, Сабирова Диана, Гафурова Әминә, Баһаутдинова Альбина (җитәкчеләре: Галимзянова Л.Ф., Касыймова А.Ш., Ханнанова М.Х., Гафурова А.З.) грамота белән бүләкләнде. Укучыларыбыз фәнни эшчәнлек белән беррәттән Республикада үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә дә сынатмыйлар: Абросимова Дарина , Җаббарова Ләйсән, Хәбибуллин Алмаз, Миңнубаева Эльвина, Хәмидуллина Әлинә, Гарифуллина Ралинә, Сәләхова Эльвина  һ.б.

Шулай итеп, мәктәптә үткәрелгән һәр чара  халык традицияләренә карата хөрмәт хисе тәрбияләп кенә калмый, ә укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итә.

[gallery size="full" ids="4172,4169,4168,4177,4176,4175,4174"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев