Логотип Идель
Ялкын

"МӘХӘББӘТЛЕ МАГНИТ"

ГЕЛ КҮЗ УҢЫНДАГЫ УРЫН УЛ – ... ХОЛОДИЛЬНИК! МАГНИТИКЛАР ЯСЫЙБЫЗМЫ?




  • Кирәк: 1 пистолет-клей, тукыма, магнитик, кайчы, энә, җеп, синтепон.1

  • Иң элек дустыгызның яраткан җанварын сайлыйбыз. Әйтик, ул аю ярата. Аюның сурәтен картонга ясыйбыз, аннары тукымага төшерәбез.2

  • Тукымадан ике аю сурәте кисәбез. Ал ягы булачак өлешенә кара җеп белән борын, авыз, күз чигәбез..

  • Ике кисәкне тоташтырганда, башта вак детальле урыннарны (колак, кул, аяк) тегеп әйләндерәбез, аннары тулаем тегәбез. Онытмагыз, теккәндә кире яктан тегәбез, шуңа да күз, борыннар аста калырга тиеш, җепләрне тукыма төсенә туры китереп сайлый аласыз, без кара җеп белән тектек. Аннары аюны әйләндерәбез һәм эченә синтепон тутырабаз![gallery size="full" columns="2" ids="5788,5789"]

  • Тишек өлешләрен тегеп бетерәбез. Аюны бизисегез килсә, төрле ямаулыклар (стилистикага карап), бантиклар яки дустыгызның исеме чигелгән тукыма кисәкләре өсти аласыз.5

  • Аркасына магнит ябыштырабыз!6

  • Вуаля! Бүләк әзер! Яратып һәм яратылып яшәгез!


Эльвира ҺАДИЕВА ФОТОЛАРЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев