Логотип Идель
Ялкын

ЛЕГЕНДАЛАР ШӘҺӘРЕНДӘ: ЕРАК-ЕРАКТАН КИЛДЕК БЕЗ ӘСӘРЕННӘН

Балалар язучысы Ләбибә Ихсанова үзенең иҗатын сәяхәтләр жанрында башлап җибәрә. Моңа аның Казан дәүләт университетында геология факультетын тәмамлавы да сәбәпче булгандыр. «Көмеш елга», «Җир астында җиде көн» һәм башка беренче хикәя-повестьларында ул илебез-җиребезнең матурлыгын, тылсым-могҗизаларга бай булуын сурәтли. Язучылык хезмәте белән беррәттән, озак еллар «Ялкын» журналында баш мөхәррир булып та эшли. 

х х х


Таулы Алтай. Тамырлары төрки халыктан булган төрле милләт язучыларының зур сөйләшүе Таулы Алтай каласында үтте. Татарстаннан ул сөйләшүдә мин дә катнаштым һәм татар әдәби хәрәкәтенең уңышлары турында чыгыш ясадым. Хәзер менә мәктәпләргә, укучыларыбыз янына барабыз. Машина тәрәзәсеннән күзем алмыйча, үзем өчен ят, кыргый матурлыкка сокланып киләм. Сул якка карыйм – түбәләре күккә ашкан биек таулар күрәм. Җир өстендә инде әбиләр чуагы, тау башларында, ак йонлы бәтиләр шикелле, ак карлар күренә. Кара ташлы тау битләрендә чәнечкеле вак куаклар, кәкре-бөкре чыршылар, җилләрдә йолкынып беткән кедрлар утыра. Кайдан азык табалар да, нинди дым белән үсәләр диген син аларны.
Уң ягымда Катунь елгасы. Экскаватор теше дә үтмәслек каты кыя ярлар арасына кысылган да, шул кысынкылыкка түзә алмагандай, ярсый-ярсый, чәри-чәчри ага да ага..
Туктап ял иткән арада Казахстаннан килгән бер яшь язучы төшеп су коенмакчы булган икән дә, тау елгасының көчле дулкыннары аны ташларга бәрә-бәрә агыза башлаган. Ярый әле, күреп калдылар, коткарып калдылар егетне.


Лэбибэ апа


Бу елганы әле бер генә спорт мастерының да йөзеп чыга алганы юк, - диде Аржан Атаров.
Аржан – Таулы Алтай китап нәшрияте директоры, танылган шагыйрь, үз яклары тарихының зур белгече, алтай халкына хас түгәрәк йөзле, кысыграк күзле, утыз биш-кырык яшьләрдәге кеше. Аз гына көйләп, йомшак тавыш белән сөйләшүе, гаҗәп җылы, матур карашлы кысык күзләре, күпереп торган коңгырт куе чәчләре аны бик сөйкемле иткән. Ул Казанны да яхшы белә, берничә тапкыр нәшрият эшләре белән дә килеп киткән.
Елга ярларындагы кара ташларга карап бара торгач, Аржаннан сорап куям:
Аржан, сезнең фольклорда Алып батыр образы бармы?
Төрки халык бит без. Алып батырсыз буламыни?



Менә бу кантарларга карагач, Алып батыр малайлары суга таш атып уйнаган кебек булып китте.


Чыннан да, мондый ташларны Алып батыр малайлары гына күтәрә алыр иде, - диде ул кысык күзләре белән ягымлы елмаеп, - ләкин Катуньның үз легендасы бар аның. Борын заманда бу җирләрдә Алтай дигән хан яшәгән. Аның иң зур байлыгы – Катунь исемле чибәр кызы булган, - дип сөйләп китте Аржан. Бу чибәргә күп яучылар килгән, ләкин Катунь аларны кире борып җибәрә икән. Чөнки ул Бий исемле яшь көтүчене яраткан. Әмма хан, кызының бәхетенә каршы төшеп: «Үзем теләгән кешегә бирәм»,- дигән. Тирән кайгыга калган кыз белән егет төннәрдән бер төнне качып китәләр. Иртән кызының юклыгын абайлап алган хан, гаскәрен җыеп: «Кем дә кем кызымны куып тота, шуңа кияүгә бирәм», - дигән. Сугышчылар Катуньны куа киткәннәр. Инде җиттек, тотып алабыз дигәндә генә, кыз елгага әйләнгән дә, таулар-ташлар арасыннан юл ярып, төньякка таба ага башлаган. Бий да ярсу елга булып сөйгәне янына ашыккан. Шуннан соң бер-берсенең кочагына ташланган ике яшь йөрәк, бер җан булып, гомергә бергә акканнар да акканнар. Шулай итеп Обь елгасы барлыкка килгән...




х х х


Тубыл. Без, төрле республикалардан җыелган язучылар, Төмән өлкәсендә әдәбият көннәре уздырабыз. Бу төбәк тарихи-революцион вакыйгаларга бик бай, рус дөньясының күренекле затлары М.А.Фонвизин, П.П.Ершов, А.П.Баратынский, композитор Алябьевның әтисе, химик Менделеевның әтисе һәм башка тарихи шәхесләр яшәгән.
Себерне яулап алган Ермак (чын исеме – Василий Тимофеевич Оленин) – Идел атаманы була. Ул су буйларындагы үзәнлек-ермакларда ял итәргә яраткан. Шул заманнан калган бер легенданы сөйләделәр:
Иртыш елгасы аша салынган тар күпердән ерак түгел бер тау бар. Җирле халык аны Пеләш тау дип тә, Сүзге тавы дип тә йөртә икән. Бу тауда Күчүм ханның бик тә гүзәл хатыны Сүзге яшәгән, ди. Зәңгәр күзле, ак чәчле бу матурга сокланмаган кеше булмаган. Бәхетсезгә төн кара, дигәндәй, аңа Ермакның бер гаскәр башлыгы гашыйк була. Каты сугыш вакытында Күчүмгә чигенергә туры килә. Киткәндә, хатынына әйтә, кальганы сакларга сугышчылар калдырам, бик авыр хәлгә калсагыз, сиздерми генә кальгадан чыгып китәрсез, ди.


Шул арада Ермакның гаскәр башлыгы булган егет Сүзгегә мәхәббәтен белдерә. Сүзге әйтә, әгәр дә кальгадагы сугышчыларга сиздерми генә чыгып китәргә булышсаң, мин синең мәхәббәтеңне кабул итәрмен, ди. Хәрби егет риза була, сугышчыларны Ермак чолганышыннан коткара. Сүзге очрашу вакытын билгели, кальганың капкаларын бикләттерә һәм, күзләреннән канлы яшьләр түгеп, дошман кулына бирелмәс өчен, күкрәгенә хәнҗәр кадый. Гашыйк егет аның үле гәүдәсен генә табып ала.
Халыкта шундый ышану калган: Сүзгенең күз яшеннән монда җир тозга манчылган, үсемлек үсми, гөлләр чәчәк атмый. Чынлап та, бу тауда кыр әреме генә үсә, монда аяк баскан начар ниятле кешеләрне нинди дә булса бәла көтә икән...



х х х


Рига шәһәре турында шундый легенда ишеттем. Даугава елгасындагы бер утрауда Зур Кристя (Христофор) дигән кеше яшәгән, ди. Бер төнне бала елаган тавыш ишеткән бу. Чыгып караса, өе янына яшь бала ташлап киткәннәр. Кристя аны алып кереп урынга салган. Иртән торып караса, бала урынында бер өем алтын ята, ди. Кристя бу алтынга Даугава койган җирдә шәһәр салдыра башлаган. Ләкин салдырып бетерә алмаган, үлеп киткән. Шул елдан башлап, ул һәр елны, судан калкып: «Шәһәрне салып бетердегезме әле?» – дип сорый икән. Аңа: «Юк», - дип җавап бирәләр икән. Әгәр шәһәр салынып бетсә, ул аны су төбенә алып төшеп китәчәк, имеш. Шуңа күрә аңа ел саен юк дип җавап кайтаралар һәм Риганы өр-яңа төзелешләр, бакчалар белән матурлыйлар икән.




х х х


Турай розасы турындагы легенданы да мин Ригада ишеттем. Сигулда шәһәре зиратында бер символик урын бар. «Монда Роза күмелгән» дигән язулы такта куелган ул урынга. Сөйләүләренә караганда, элек бу урыннарда бик каты сугышлар булып, күп кешеләр кырылган. Җиңүче гаскәрнең яшь полковнигы хәрабәләр арасыннан бик матур кыз бала табып ала. Матурлыгы өчен аңа Роза дип исем бирәләр. Роза үсеп буйга җитә. Полковник аңа гашыйк була. Ләкин кыз Виктор исемле бакчачы егетне ярата. Алар Турай дигән җирдә тау арасында күрешә торган булалар. Бервакыт полковник моны белеп ала да, Викторны алдап, аның урынына үзе китә һәм кызны үзенә алмакчы була. Роза, аннан котыла алмаслыгын аңлап, хәйләгә керешә:
Мин сиңа сихерле яулыгымны бирәм, - ди.
Аның сихере нидә? – дип сорый полковник.
Мин аны муеныма чорныйм, син кылыч белән чабасың, минем муеным өзелми. Яулыкны үзең бәйләп йөрерсең, - ди.
Кыз яулыкны муенына урый, полковник кылычын селтәп җибәрә, кызның башы тәгәрәп төшә. Моны күреп, полковник үзен үзе үтерә. Шулвакыт Виктор килеп җитә. Бу хәлгә апт ырап торганда, аны кулга алалар, суд була, егеткә үлем җәзасы бирәләр. Әмма бу хәлләрдән хәбәрдар булган кеше – полковникның дусты - аны коткарып кала. Виктор, сөйгәнен җирләп, анда агач утырта. Мәхәббәткә тугрылык символы итеп, кешеләр әле дә Турай Розасын искә алар...



(Язманы журналга Венера Ихсанова әзерләде.)
Фотоларда: Ләбибә апа
Апалы-сеңелле Ләбибә апа һәм Венера апа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев