Ялкын
«ЛАЕКЛЫ ҖИҢҮ»
Быел Кайбыч районнында 21 нче мәртәбә «Кайбыч таңнары» призына чаңгы ярышлары булып үтте. Ярышларда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Физик тәрбия укытучысы Юнусов Хәмзә Бәшир улы ярышларга Борындык төп мәктәбеннән ике команда куйды. 9 – еллык мәктәпләр арасындагы команда составында Шиһапов Алмаз, Хөснетдинова Адилә, Аблаизов Алмаз узыштылар һәм 1 нче урынга лаек булдылар. 11 – еллык мәктәпләр арасында ярышта Хуҗин Илназ, Шәмсетдинов Илмир, Вәлиева Алисә составындагы команда катнашты һәм лаеклы 2 нче урын алып кайттылар. Укучыларыбызны һәм аларның тренерлары – Юнусов Хәмзә Бәшировичны җиңүләре белән котлыйбыз! Тагын да зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев