«КЫЗЫЛ БОРЫНЛЫ КЛОУН БУЛА АЛМАДЫМ...»
Максат – ЭЛЬМИРА апа КӘЛИМУЛЛИНАНЫ сорау утына тоту.
Илүсә Арикеева: Кечкенә чакта әти-әниегез сезне нәрсә өчен әрли иде?
Э.К.: Алай аерып кына нәрсә өчендер әрләгәннәрен хәтерләмим. Әмма 12-13 яшьләрдә, үсмерлек чорына кергәч, әни миңа гел «бу иң хәтәр чор, сак бул, кызым» дип тукый башлады. Кызлары булган әниләр гел борчыла инде.
Дилбәр Галиева: Балачакта пионерлагерьларда ял иткәнегез булдымы?
Э.К.: Әнием мине, начар гадәтләргә өйрәтерләр дип, лагерьларга җибәрми иде. Дусларымның лагерьда ял иткәнен күреп, кызыга идем. Түбән Каманың 10нчы лицеенда укыганда, эләктем ниһаять. Лагерь дигәннәре концлагерь булып чыкты: иртәнге 6да «Подъём!» һәм башлана...
Алмаз Бекморатов: Мәктәптә ниндирәк укучы идегез?
Э.К.: Тыңлаучан, тәртипле укучы идем.
Алмаз: Ә дәресләрдән кача идегезме?
Э.К.: Юк, калдырырга туры килгәли иде. Әмма сәбәпсез түгел, чыгыш ясарга барырга кирәк булганда гына.
Алмаз: Балачагыгызга яңадан кайтып булса, нишләр идегез?
Э.К.: Лагерьга барыр идем! Рәхәтләнеп кар ашар идем!
Илүсә: Энекәшем, йә сеңелкәшем булсын дип хыялланганыгыз булдымы?
Э.К.: Минем барысына да торырлык абыем бар. Абый гына түгел, дус та ул миңа. Бөтен темаларга сөйләшә алабыз, бергә киноларга йөрибез. Мәктәптә укыганда, иншалар язарга булыша, математикадан ярдәм итә иде...
Рафаэль Биктимеров: Ә гаиләдә туганнар белән ничек тату булырга?
Э.К.: Аның рецепты юктыр инде ул. Безне бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерделәр. Хәзер дә, туган йортта булганда, мин, мәсәлән, шоколадны 4 тигез өлешкә бүләм – әнигә, әтигә, абыема һәм үземә.
Әдилә Камалова: Әти-әниегезгә көненә ничә тапкыр шалтыратасыз?
Э.К.: Ун тапкыр бардыр!
Эльнар Байназаров: Ата-аналар җыелышыннан алар нинди кәеф белән кайта иде? Кайткач та каеш алганнары булмадымы кулларына?
Э.К.: Каеш тотарлык ук харап түгел иде эшләр. Дөрес, математика белән мөнәсәбәтләр... 9нчы класста чиреккә «3»ле чыгу яный иде... Беркайчан да өйгә начар билге алып кайтудан курыкмадым, көндәлек тә төзәтмәдем. Өстән таләп куелган иде: чирек ахырына «3»лең чыкмасын. Калганы – минем проблема, ышаналар иде миңа.
Эльнар: Хәзер дә туган мәктәбегезгә кайткалыйсызмы?
Э.К.: Мәктәп бик сагындыра. Классыбыз тату иде. 30 кеше – 10 кыз, 20 малай. Без, кызлар, «шоколадта яшәдек».
Илүсә: 20 егет арасында сезгә гашыйклары да булгандыр инде...
Э.К.: Белмим дә... Мин үземә мәктәптә укыганда бер дә чибәр тоелмый идем. Әнием: «Син минем принцессам», – дип торса да. Малайлар күбрәк дус итеп карыйлар иде – эч серләрен сөйлиләр, киңәшләшәләр...
Луиза Шарова: Ә беренче адымны кем ясарга тиеш?
Э.К.: Кызлар сиздерергә мөмкин, әмма инициативаны үз кулына алырга тиеш түгелләр, минемчә. Баштан ук дилбегәне кызлар үз кулына алса, егетләргә ни кала?!
Рафаэль: Сезнеңчә, берьюлы ничә егет белән очрашырга мөмкин?
Э.К.: Җитди тәрбия алып үскән кыз буларак, егет белән очрашам икән, димәк, аны үземнең булачак тормыш иптәшем итеп күрәм. Уңга, сулга чәчелергә теләгем дә, вакытым да юк. Әлбәттә, игътибар күрсәтүләрен тою кемгә дә рәхәт. Ләкин, җитди ниятең булмаган килеш, сине ошаткан кешене ымсындырып йөрү – килешми. Сиңа өметләнеп, үз бәхетен кулдан ычкындырырга мөмкин ул.
Эльнар: Җавапсыз мәхәббәткә тарысаң, нишләргә?
Э.К.: Кеше дөньяга дәрес үзләштерергә килә. Җавапсыз мәхәббәт тә – әнә шул дәресләрдән. Бәлки, ул кеше чыннан да синең насыйбың түгелдер. Бу очракта, аны калдырып, үз бәхетеңне эзләп, китеп баруың яхшы. Ә, бәлки, син яраткан кешегә йөрәген ачар өчен вакыт кына килеп җитмәгәндер. Соңгы очракта, бирешмәскә, көтәргә кирәк.
Сәвия Тимуршина: Күз тиюдән курыкмыйсызмы?
Э.К.: Кайчак чыгышлардан соң, чын-чынлап чирлисең. Ләкин мин әнием белән әбиемнең хәер-догасында, үзем дә догалар укыйм, аларның мине саклавына ышанам. Миңа яманлык теләгән «какашкалар»ны «Көш!», «Көш!» дип куам.
Илүзә Гайнетдинова: Татарлардан кайсы җырчыларны тыңлыйсыз, яратасыз?
Э.К.: Филүс Каһиров, Артур Исламов, «Казан егетләре», Рөстәм Асаев... Болар белән бер сәхнәдә эшләү – бәхет.
Луиза: «Голос»та иң кыены нәрсә иде? Ташлап китәм, дигән чакларыгыз булдымы?
Э.К.: Иң кыены – финалда 4 көн эчендә 3 яңа номерны әзерләү булды. Анда инде тавыш та юк, йокламыйча, йончып беткән буласың. Әмма кайтып китәм дигән уй башка да килеп карамады.
Алмаз: Сез «Макдональдс»та ашыйсызмы?
Э.К.: Бар андый гөнаһым... Яшермим, әле бер көн элек кенә «картошка фри» ашадым.
Рафаэль: Чәчегез үзегезнекеме?
Э.К.: Әйе! Бөдрәләнүе – әнидән. Әнинең 50 яшькә генә чәче бөдрәләнә башлады. Көлдем инде: «Хыяллар тормышка аша, әни... » – дип.
Энҗе: Сезгә сәхнә күлмәкләрен сайларга кем булыша?
Э.К.: Бәләкәй чакта әни белән сайлый идек – базарга барып, бөтен рәтләрне йөреп чыгып. Тектерә дә идек. Хәзер дә мин әни сүзенә колак салам: аңа ошый икән, димәк, шәп. Шәхси стилистым юк.
Лиана Мәрданова: Сезне еш таныйлармы?
Э.К.: Еш дип әйтмәс идем. Көндәлек тормышта бизәнмим диярлек, гадәти кием-салымнан йөрим. Танып алып, җылы сүз әйтсәләр, күңел була инде. Бигрәк тә – кибетләрдә ташламалар ясасалар.
Эльнар: Киләчәктә берәр мультфильм герое сезнең тавыш белән сөйләшәчәкме? Сөйләшсә, кем?
Э.К.: Миңа «Маугли»дагы Багира бик ошый. Менә аңа барыр иде минем тавышым...
Илүсә: VKдагы сәхифәгездә «Үзегез турында» дигән графага «ведьма» дип язылган. Бу нәрсәне аңлата?
Э.К.: Ведьма – «ведать» сүзеннән. Минем тормышымда алдан күреп, тоемлап куйган вакыйгалар гел булып тора. Йә теләгәнемне алдыма чыгарып куя язмыш. Әле беркөнне, консерваториядә, Эльмир Низамов белән сөйләшеп барабыз, синдә конфет юкмы, дип сорыйм. Юк, ди. Кемдер очрады каршыбызга, аңардан сорыйм – юк. Урамда бер егет ниндидер буклетлар өләшеп йөри. «Конфет теләмисезме?» – ди бу миңа кинәт.
Энҗе: Сез нинди спорт төрен яратасыз, үзегез ни белән шөгыльләнәсез?
Э.К.: Универсиада илчесе буларак... һәр көн булмаса да, атнага 3 тапкыр йөгерәм, фитнес белән шөгыльләнәм. Нәфис гимнастика, суга сикерү һәм стенд атышы ошый. Атыш дигәннән... Мин бит юридик лицейда укыган, полиция формасында йөргән кеше, ул миңа чит нәрсә түгел.
Алмаз: Алайса ник полицейский яки юрист булып китмәдегез?
Э.К.: Юридик лицей күп нәрсәгә өйрәтте, әмма музыка барыбер беренчел булып калды. Асылда, анда укырга керүем дә музыка мәктәбендә параллель шөгыльләнә алыр өчен генә булды.
Эльнар: Киләчәктә үзегезне опера сәхнәсендә күрәсезме, әллә эстрададамы?
Э.К.: Эстрадада. Һәрбер кеше үз урынын белергә тиеш, эстрадада үземне ачу өчен мөмкинлекләр күбрәк шикелле. Опера сәхнәсендә кеше урынын алып торырга теләмим. Киләчәктә үземнең шәп командамны булдырып, сыйфатлы музыка иҗат итәсем килә.
Дилбәр: Туган көнегезгә бирелгән иң истәлекле, кыйммәтле бүләк?
Э.К.: Кыйммәтлеме, юкмы, белмим, ләкин әрлән бүләк иткәннәрен онытасым юк. Иртәнге 6да ишек кыңгыравы чылтырый, ачсам – йомшак җан иясе. Аквариум алырга туры килде. Әтием ул әрләнне миңа караганда да ныграк яратты!
Эльнар: Сезнең «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлегез бар. Киләчәктә сезне сәясәттә күрәчәкбез дигән сүзме бу? Президент итеп, мәсәлән...
Э.К.: Үз гаиләмнең президенты булсам гына инде!
Рафаэль: Машинагыз бармы? Маркасы? Төсе?
Э.К.: Бар. Kia Rio. Ак төстә.
Рафаэль: Хатын-кызлар зур машинада йөрергә тиешме?
Э.К.: Кем әйтмешли, «машина күп булырга тиеш» – зурлары да, кечкенәләре дә шунда сыеп бетсен! Машина турында күптәннән хыялландым, акча җыйдым – башта клоун, аннан аниматор булып эшләгәндә...
Эльнар: Клоун балаларга ошар өчен нинди булырга тиеш? Сез нинди клоун идегез?
Э.К.: 1) балаларны яратырга кирәк; 2) синдә фальш булмаска тиеш – балалар ялганны шунда ук сизеп ала. Фея да, курчак та... кем генә булмадым! Кызыл борынлы классик клоун гына булып булмады.
Гүзл НИЗАМОВА һәм Йолдыз МИҢНУЛЛИНА фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев