Ялкын
КЫЗЫК-МЫЗЫК: ПЕСИ ХАЛКЫН ӨЙРӘНӘБЕЗ
Бу пост бөтен песи яратучы кешеләргә багышлана.
- Ана песиләр, гадәттә, сулагайлар, ә ата песиләр, киресенчә, уң пәпиләрен куллана.
- Песиләр үзләренә андый-мондый гына хуҗа сайламый. 17% песинең хуҗасы – галимнәр, гыйлми степень ияләре! Луиза Янсуарыбыз да бит филология фәннәре кандидаты. Фрид (Луизаның песие), сәлам сиңа, дустым!
- Песиләрнең баш мие кешеләрнекенә охшаган: хисләр өчен шул ук отделлар җавап бирә.

- Әгәр песи сезгә сырпалана икән, димәк, ул үз территориясен билгели, сез аның дөньясының элементы!
- Песиләргә булган чиксез мәхәббәтне айлурофилия дип атыйлар.
Этләр белән чагыштырганда, песи халкының социаль IQ дәрәҗәсе түбәнрәк, ләкин кызыксынып китсәләр, когнитив мәсьәләләрне этләрдән күпкә әйбәтрәк чишә ада икән. Кызыктыра белү кирәк, кыскасы.
- Песиләрнең ашказаны еш кына лактоза эшкәртә алмау чиренә бирешүчән була, шуңа күрә аларга сөт бирү файдалы түгел. Җитте!
- Аннары... чи балык та файдалы түгел. Җыен мультфильмларга ышанасыз инде...

- Үз гомеренең 70% песиләр йоклап үткәрә.
- Аляска штатының Талкитна шәһәрендә 15 ел буе мэр булып... Стаббс исемле песи торган.
- Хуҗаларның 1/3 песиләре аларның уйларын укый белгәненә ышана.
- “Золушка” әкиятенең оригиналында аның Фей апасы – песиләрдән!
- Песиләр аякларындагы йомшак мендәрчекләре аша тирли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев