Логотип Идель
Ялкын

СИНЕҢ БАЗА: КЫШКЫ СПОРТ МӘЙДАННАРЫН САЙЛЫЙБЫЗ

Көн кыска, температура түбән, күк йөзе төссез. Кыш җылы пледка төренеп, диван-креслода китап уку, фильм карау өчен генә яратылган сыман. Әмма мондый режимнан канәгать булмаучы да бар. Ул – сәламәтлегең. Шуңа күрә, моңарчы өстәмәгән булсаң, кышкы планнар исемлегенә «көн саен 3 км чаңгыда йөрергә», «тау чаңгысында трамплиннан сикерергә», «тимераяк белән дуслашырга», «кар атышлы уйнарга», «кар ерып йөрергә» пунктларын өстәргә киңәш итәбез.







Мондый планнарны кайда, ничек чынга ашырып булуын бу язмадан белә аласың.


ШУГАЛАКЛАР ДӘВЕРЕ


Тимераякта шуу. Сәламәтлекне ныгыту өчен дә, дусларың белән күңелле итеп вакыт уздыру өчен дә менә дигән шөгыль. Бер сәгать тимераякта йөрү 1,5 сәгать йөгерүгә тиң: сәгатенә 150-200 килокалорий «яндырыла».


БАЗА1


Казанда аларга кытлык юк. Иң зурысы (Татарстанда гына түгел, Россиядә дә) Казан-Арена стадионы янәшәсендәге «Халык шугалагы» – «Народный каток» (Чистопольская урамы). Мәйданы – 15 мең 600 кв. метр. Шугалак 3 өлешкә бүленгән: балалар мәйданчыгы, төп мәйданчык һәм хоккей тартмасы. Төп мәйданчыкка берюлы 2 мең кеше сыя. Безгә шунда шуасы. Боз сыйфатлы, мәйданчык яп-якты (шугалакны 720 гирлянда һәм 54 прожектор яктырта). «Халык шугалагы» иң арзаны да: керү өчен түлисе юк. Тимераякны прокатка алу – 50 сум. Аяк киеме һәм әйберләрне саклау камерасында калдыру – бушлай. Димәк, әгәр үз тимераягың булса, монда шуу бөтенләй бушлай булачак. Бердәнбер минусы – халык һәрвакыт күп монда.




Гүзәл: «Тимераякта шуарга өйрәнү» пункты – соңгы берничә елда минем кышка планнар исемлегенең даими әгъзасы. Шул вакыт эчендә «тимераякта басып тора алмаучы» категориясеннән «әкреншуучы» категориясенә күчтем. Быел осталыгымны тагын бераз арттырырмын дип өметләнәм. Җәйләрен мин йөгерәм. Кыш көне йөгерү җиңел түгел. Йөгерүне тимераякта йөрүгә алыштырырга тырышам.



«Трудовые резервы» шугалагында (Ершов урамы, 7) тимераякны прокатка алу – 120 сум, үз тимераягың булса, керү – 50 сум. Саклау камерасыннан файдалану – 15 сум. Шунысы шәп: шугалакның VKдагы төркемендә алдан инструктор табарга була. «Фикер алышулар» бүлегендә тимераякта яхшы шуучы егет-кызлар ярдәм тәкъдим итә. Димәк, монда ярдәмче, дус табу мөмкинлеге дә бар.


«Ракета» шугалагы (Стадион урамы, 1) Дәрвишләр бистәсендә урнашкан. Керү – 100 сум. Тимераякны прокатка алу – 100 сум. Аяк киемен саклау камерасына тапшырган өчен түләү дә – 10 сум. Һәм син – бозда. Дәрвишләр бистәсе яшьләренең күбесе «Динамо-Казан» клубының фанаты, күрәсең, биредә мәйданчыкың почмакларында үз уенын оештырган яшүсмерләрне очратасың. Әмма шайба эләгү куркынычы юк, «Динамо» фанатлары бары туплы хоккей уйный. Әмма игътибар: боз сыйфаты әллә ни түгел.







БОЗ, БОЗ, БОЗ, ДИДЕК...


Авылда хоккей тартмасы булмаса, күл өстен чистартырга яки дусларың белән җыелып, тартманы ясарга да мөмкин. Ничек ясарга икәнен хәзер өйрәтәбез. 1. Тигез җир табарга кирәк. Зур булуы мәҗбүри түгел. Идеаль вариант – 15х20. 2. Шугалакның чикләрен билгелисе һәм билгеләнгән мәйданны чистартасы. Периметр әйләнәсе буенча 2 метр запас калдырырга да онытма (шугалакны чистарткан вакытта карны ыргытырга урын кирәк булачак). 3. Шугалакның чикләренә такта тезәргә, кар яки туфрак өяргә. Боз катырганда, су агып китмәсен өчен. 4. Берничә көннән су агызу/боз катыру эшенә керешергә мөмкин. Температураның 5-7 градустан югары булмавы шарт. Җилсез көн булса, бигрәк тә әйбәт. Су агызуны мәйданның почмагыннан башларга кирәк. Ярдәмгә дусларыңны чакырсаң яхшырак. Шланг катмасын, су агызылмаган урыннар калмасын өчен аларның ярдәме кирәк булачак. 5. Беренче тапкыр су агызганда, боз ярты сантимер катса җиткән. Аннары бу эшне тагын беричә көн рәттән бозның калынлыгы 10-15 сантимерга җиткәнче кабатларга туры киләчәк. 7. Шуны да онытма: шугалакны һәрдаим карап торасы була: кардан чистартырга, боз ярылса, чәрдәкләнсә, кабат су агызырга. Аның каравы, дусларыңның һәм синең үз шугалагы булачак.


Чаңгыда шуу. Берәр күлнең өстеннән аркылыга кисеп узарга дигән хыялың булса, кыш һәм чаңгы аны чынга ашырырга ярдәм итәр. Бәсле агачлар арасыннан табигатькә хозурланып, ялгыз гына йөрергә дә, дусларың белән ярыш оештырга да мөмкин. Чаңгыда үз җаеңа атлап кына йөргәндә дә сәгатенә – 300-400 ккал «яндырыла».







БАЗА 2


Чаңгыда кайда шуарга?


Казандагы чаңгы трассалары:




  1. Юдино бистәсенең Футбольная урамындагы трасса, 15.30дан 21.00га кадәр яктыртыла. Чаңгыны «Локомотив» базасыннан алырга мөмкин. Сәгате олыларга – 110, балаларга – 80 сум.

  2. Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыктагы трасса, 16.00дан 21.00га кадәр яктыртыла. Чаңгыны «Трамплин» спорт комплексыннан алырга мөмкин. Бәясе: 100-120 сум, тау чаңгысы – 170 сум.

  3. «Динамо» базасында (Аккош күле) чаңгыны прокатка алу 80 (агач) – 150 сум (пластик). 12 яшькә кадәрге балалар өчен – 40-80 сум.

  4. Горький паркындагы трасса, караңгы төшү белән яктыртыла башлый. Чаңгыны «Трудовые резервы» стадионындагы прокат пунктыннан (Ершов урамы, 7) алырга мөмкин. Сәгате олылырга – 120, балаларга – 60 сум.

  5. «Дубравная» базасындагы трасса (Дубравная урамы, 2 «Б»). Чаңгыны 1 сәгатькә прокатка алу – 120 сум, икенче сәгате – 90, өченче һәм аннан соңгылары – 60 сум.


Авылда – трассаны теләсә кайсы бакчада, су буенда ясарга мөмкин. Буран чыгып, чаңгы юлын кар күмсә, запас вариант – авыл урамы бар.







ТАУЛАР – ЧАҢГЫ ӨЧЕН!


Тау чаңгысында яки сноубордта шуарга өйрәнү өчен тауларга китү мәҗбүри түгел. Бу «һөнәр»гә Казаннан әллә ни ерак китмичә дә өйрәнеп була. Сноубордта бер сәгать шуу катлаулы тренажерда шөгылләнүне алмаштыра (600-1000 ккал «яндырырга» мөмкин).


«Казан» тау чаңгысы комплексы. Казаннан 35 чакрым ераклыкта. Биредә калкулыклар шуучының осталыгына карап бүленгән. Биредә тау чаңгысына тә кат басучылар да, професиионаллар да үз теләгәнен таба ала. Кирәк булса, инструкторга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Балалар өчен аерым трасса каралган. Тау чаңгылары һәм сноубордларны прокатка алып торырга мөмкин.


Трассалар:


Яшел трасса – башлаучылар өчен (1100 метр).


Зәңгәр трасса – уртача катлаулы (850 метр).


Кызыл трасса – яхшы шуучылар өчен (650 метр).


БАЗА 3


«Дөбъяз» комплексы. Казаннан 40 чакрым читтә, Биектау районының Дөбъяз авылы яәшәсендә. Тау чаңгысына яңа гына басучылар өчен – менә дигән урын! Калкулыклар биек түгел. Күтәргеч җайланмалар бар.




Алинә: Бу кышта беренче тапкыр сноубордта шудым. Шуар алдыннан Интернеттан өйрәнү өчен видео караган идем. Анда нәрсәдән башларга кирәген тәфсилләп аңлаталар. Башта тигез җирдә шуып йөрдем. «Такта»ны туктатырга өйрәндем, егылырга. Иң мөһиме – дөрес итеп егылырга өйрәнү. Аннары гына тауга киттем. Трассадан «очып» киткәләргә дә туры килде. Кагыйдәләрне үтәсәң, куркынычы юк. Гомумән алганда, бик шәп спорт төре бу! Тагын барырга җыенам.



Печищи тау чаңгысы базасы. Казаннан 30 чакрым читтә, Югары Ослан районының Печищи авылы янында. Трасса озын түгел. Әмма башлаучылар өчен куркыныч тоелырга мөмкин. Һәрхәлдә, Интернетта шулай язалар. База территориясендә чаңгы һәм сноубордлар прокатка бирелми. Үзең белән алып килсәң генә. Күтәртү җайланмалары бар.







Тагын укырга:


ТИМЕРАЯККА БАСЫР АЛДЫННАН... белергә кирәкле 10 киңәш


ЧАНА, ЧАҢГЫ, ТИМЕРАЯК - БӘЛАМЕ, БӘХЕТМЕ?

КАЗАН ШУГАЛАКЛАРЫ

ЧАҢГЫЛАРНЫ ӘЗЕРЛӘГЕЗ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев