Логотип Идель
Ялкын

«КОЯШ»ТА НИЧЕК УКЫЙЛАР?

Ул мәктәптә билге өчен укымыйлар. Ул мәктәпкә укучылар формадан йөрми. Ул мәктәптә укучыларны орышмыйлар... Һәм шул мәктәп укучылары район фән олимпиадаларында иң күп призлы урыннар ала! Андый мәктәп чынлап та бар!

Махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге - «Кояш» интернат-мәктәбе («Солнце» – специализированный олимпиадно – научный центр дип таркатыла) Казанның үзәгендә – Кави Нәҗми урамы 18 йортта урнашкан. Укучылар директор һәм мәктәпкә нигез салучы Павел Шмаковның авторлык программасы буенча укый. «Кояш»та ничек укыйлар, кемнәр укый, кемнәр укыта – «Ялкын» үзенчәлекле мәктәп белән танышып кайтты.

БЕЛЕШМӘ:

Исеме: Павел Анатольевич Шмаков

Туган елы: 1957

Туган шәһәре: Казан

Укыган: Мәсәкү инженерия-физика институты, Хельсинки Университеты

Эшләгән: Казан дәүләт университеты каршындагы Академия колледжы диреторы (1992-2000 еллар), Финляндия мәктәпләрендә физика, математика, химия укыта (2006-2010 еллар), Казан университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей директоры (2011-2013 еллар)

Уңышлары: Мәсәкү инженерия-физика институты студенты вакытында Беренче мәктәбен ача. Россиядә һәм Финляндиядә танылган педагог, Фиинляндиянең “Ел укытучысы-2009” бәйгесе җиңүчесе

Укучылары: Денис Осокин – язучы, шагыйрь, сценарист, Венеция кинофестивалендә 5 бүләккә лаек булган “Овсянки” фильмының cценарий авторы.

Олеся Балтусова —Татарстан президенты ярдәмчесе.

Айрат Бик-Булатов — шагыйрь, журналист, филология фәннәре кандидаты, ГТРК «Татарстан» каналының милли тапшырулар хезмәте редакторы (күпләр Айрат абыйның “Ялкын”да эшләвен дә хәтерлидер әле).

Руслан Гыйлфанов — программалаштыру буенча 2005 елда Imagine Cup халыкара технологик бәйгесе чемпионы.

ФОРМА

«Кояш» мәктәбендә бердәм форма юк. Нәрсә киеп килергә икәнен укучы үзе сайлый. Әмма киемеңнең пөхтә булуы, башкаларның игътибары укудан читкә юнәлүгә сәбәп булмавы шарт.

«Бала ирекле булырга тиеш. Киеме үзе өчен уңайлы, әмма пөхтә булсын. Ертык джинс чалбар яки мини юбкадан килү, әлбәттә, хупланмый. Бу очракта әти-әниләренә шалтыратырга мөмкинбез. Балалар белән дә бу хакта сөйләшәбез».

БИЛГЕЛӘР

Кемнең ничәлегә укуы мөһим түгел. Әмма үзеңнең нәрсә белән шөгыльләнергә теләвеңне аңлау һәм шул өлкәдә иң яхшысы булу мөһим. Мәктәптә укучыга шул теләген ачыкларга һәм шул юнәлештә үсәргә булышалар.

«Бөтен фәннәрдән яхшы билгеләр җыеп йөрү нигә кирәк? Безнең мәктәптә кычкырып торган сәләтле бала гына отличник була ала. Укучы үзе яраткан эшне иң яхшы башкаручы булырга, үзе теләгән өлкәдә иң яхшы белгеч булып үсәргә тиеш».

УКЫТУ

Физика, математика, химия яки башка аерым фәннәрне тирәнтен уку класслары юк. Әмма махсус олимпиада класслары бар. Аларны “интеллектуаль спорт класслары” дип атыйлар.

«Олимпиада - ул ярыш, интеллектуаль биремнәр чишү ярышы. «Спорт класслары»нда укучылар дәрестән тыш олимпиада түгәрәкләренә йөри. Ә башка сыйныфларда укучылар үзе сайлаган юнәлештә фәнни-тикшеренү эше белән шөгылләнә.»

УКЫТУЧЫ

Укытучыны бала белән эшли белүенә карап сайлап алалар. Укучы укытучы белән уртак тел таба алмаса, фәнне өйрәнү өчен башка укытучыга йөрергә мөмкин. Әгәр укытучы баладан канәгать булмый икән, ул да аны укытырга теләмәвен белдерә ала.

“Укытучы белән баланың мөнәсәбәтләре фәнне үзләштерүгә зур йогынтый ясый. Укытучыларны кәгазь эшеннән мөмкин кадәр азат итергә тырышам. Бала белән эшләү – беренче урында.

Шунысы да мөһим: гадәттә мәктәптә иң күп игътибарны яхшы укучы балага бирәләр. Ә начар укучыларга игътибар җитми. Һәм алар төрле тәртипсез төркемнәргә кушылып китә, әлбәттә. Шуңа күрә беренче чиратта укуда өлгермәүчеләр белән эшләргә кирәк”.

МӨНӘСӘБӘТ

Укучыларны орышмыйлар. Балаларның стресс кичермичә, һәр дәрестән ләззәт алып укуы мөһим.

“Бала укудан ләззәт алсын өчен аны кызыксындыра белергә кирәк. Физика, химияме – башка фәнме. Барысы да кызыксындырудан башлана. Орышырга ярамый. Аларга гадел билгеләр куярга мөмкин, әмма орышырга түгел. Бу бик мөһим принцип. Әгәр берәр куркыныч гамәл кылса, менә анда орышсаң да була. Песине кыйнаса, кемнедер рәнҗетсә мәсәлән. Ә билге өчен – юк. Әгәр син укучыны мәктәпкә, укытучыны эшкә алгансың икән, син аңа ышан. Кыска вакыт аралыгында түгел, ә озын вакыт аралыгында карарга кирәк.”

МӘКТӘП

Мәктәп белән директор һәм урынбасарлар гына түгел, укытучылар да идарә итә.

«Минем 10лап урынбасарым бар. Алар һәркайсы төрле юнәлешләр өчен җаваплы. Алар укыта да, мәктәп белән дә идарә итә. Чөнки укучыларның нәрсә теләгәнен, безгә нинди үзгәреш кирәген алардан да әйбәтрәк кем белә ала?»

УКУЧЫ

Кояшка кемнәрне алалар?

«Без укучыларны сайлап алабыз димибез, эзлибез дибез. Керер алдыннан имтихан бирергә кирәк, аны бирә алмау мәктәпкә кермәдең дигән сүз түгел. Бер фәннән генә яхшы бирсәң дә, башкаларын кабат-кабат килеп тапшырып бетерергә рөхсәт итәбез. Без укучыларны интеллектуаль принцип буенча түгел, ә мотивациягә карап сайлыйбыз. Кем авырлыклардан курыкмый – шул безнең укучы».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев