Логотип Идель
Ялкын

«КОЯШ БҮЛӘК ИТӘМ» /хикәя/

Җәй көне әти-әнисе Ләйләне, машиналарының арткы утыргычына утыртып, әби-бабасы янына авылга алып кайтып китте. Кызлары саф һава сулар, җиләк-җимеш ашар, әби-бабасына бер юаныч булыр, диделәр. Әле беренче генә сыйныфны тәмамласа да, Ләйлә бик тә кызыксынучан, эшчән,тәрбияле бала, әби-бабасына борчу тудырырырга тиеш түгел ул. Авыллары да бик тыныч...

Ләйлә үзе дә авылга сөенә-сөенә кайтты, күршеләрнең үзе кебек кечкенә кызлары-малайлары белән уйныйсы килде аның. Рәхәтләнеп иркендә йөрисе, әбисенә дә булышасы. Түтәлләрдәге чүпне дә утый белә ул. Карчык кешенең аларны утарга күзләре дә күреп бетерми, аннан башка эшләре дә күп.

Ләйләләрне яшел чирәмле ишегалдында чүпләнеп йөрүче каз бәбкәләре каршы алды. Әти-әниләре генә, ай-яй, усаллар икән. Кунакларны күрүгә, муеннарын сузып, ысылдашкан булалар. Ә бабасы кадерле кунаклар өчен мунча да ягып куйган. Морҗадан төтене чыгып тора. Абзар ягыннан тавыш биреп, бозау да мөгрәп җибәрде. Ул да кунакларны сәламли.

...Әти-әнисе озак тормады, юлның ераклыгын истә тотып, кичкә янә шәһәргә кайтып киттеләр. Шулай итеп, кыз авылда калды.

Әйбәт тә инде Ләйләнең әбисе. Һич өстәл яныннан җибәрми, әле коймак салып ала, әле тәмледән-тәмле конфетларын табынга куя, яңадан чәй кайнатып җибәрә.

Ләйлә чирәмгә сузылып ятып, хыял дөньясына чумарга ярата. Әнә, баш очында, гүя, болытлар түгел, ә кар таулары, анда бәләкәй генә кар кешеләре яши һәм алар Ләйләне сәламләп кул болгыйлар. Ләйлә дә аларга елмаеп җавап кайтара. Әнә кояш та төшеп батты. Кояш кая югала икән ул? Юк, ул югалмый. Үзе күренмәсә дә, болытларны алсу төскә буяп, нурларын сибә. Офык бигрәк матур инде: алсуы, шәмәхәсе, зәңгәрсулары да бар болытларның.

- Нинди көчле син, кояш! Мин беләм, син төнлә айны да яктыртасың. Безгә мәктәптә укытучы апа барын да аңлатты...

Ләйлә табиб булырга хыяллана. Ул, һичшиксез, песиләр, этләр табибы, ягъни ветеринар булачак. Бәләкәй песи балаларын, көчекләрне, үзләренең өендәге тутый кошын да дәвалаячак, аларны озак-озак яшәтәчәк. Ләйлә өйдә тутыен үзе ашата, ә ул, рәхмәт әйткәндәй, бармагын чукып ала. Кызганыч, сөйләшә генә белми.

* * *

Ләйлә күрше малае Рәсим белән уйнарга ярата. Алар икесе бер яшьтә. Рәсим, балыкны әллә ни эләктерә алмаса да, кызны үзе белән су буена балыкка, җиләкле аланнарга алып бара. Ә Ләйлә аны чәчәкләрдән тәкыя үрергә өйрәтә. Бу дуслык әле алдауны, хыянәтне белми. Алар өчен дөнья «яхшылык» һәм «яманлык» дигән ике өлешкә бүленгән. Бу авыл, аның су буйлары, чәчәкләре, каз бәбкәләре, әлбәттә инде, әби-бабай, әти-әни – «яхшылык» өлешенә карый. Ә менә икенчесе белән Ләйләнең бүгенәчә очрашканы юк әле. Әти-әнисе, укытучыларының орышкан чагын әйтсәң генә инде.

Ә бер көнне... Рәсим белән Ләйләнең яланнан җиләк җыеп кайткан көне иде ул. Ләйлә кечкенә чиләгенә җыеп кайткан җиләген әбисенә тапшырды. Аннары алар җиләк белән чәй эчтеләр. Соңыннан кызчык, әбисе белән бабасын сыйлаганына шатланып, канатланып, өй каршындагы кашкарыйлар арасындагы чүп үләннәрен утарга чыгып китте. Дөрес, чыгып китәр алдыннан бер ямьсез күренеш аның кәефен төшерде төшерүен. Әбисе, ишек төбендә мияулап йөргән песиләрен, ачулана-ачулана, себерке белән куалап җибәрде.

Кашкарыйларны буып үскән чүп үләннәре, һичшиксез, «яманлык» өлешенә керергә тиешләр иде. Тик Ләйлә аларны да кызганып куйды, чөнки, алабута, билчән кебек үсемлекләр дә җан ияләредер бит? Аларның да якты дөньяда рәхәтләнеп яшисе, кояшны күрәселәре киләдер. Шундый фәлсәфәгә бирелеп утырганда, кыз капкадан кереп килүче Рәсимне күрде. Нишләп йөри икән ул? Урамга иртәгә генә чыгарга сөйләшкәннәр иде ич. Ләйлә чәчәкләр арасыннан малайны яшерен генә күзәтә башлады. Әнә, әбисе дә өйдән чыгып килә. Кызык, әбисе кулына ниндидер капчык тоткан. Капчыкта нидер бар, һәм ул әйбер селкенә, тыпырчына, мияулый да түгелме соң? Әбисе Рәсимнең кулына шушы капчыкны тоттырды да, көтеп торырга кушып булса кирәк, өйгә кереп тагын нидер алып чыкты. Әһә, туңдырма икән! Рәсим, капчыкны да, туңдырманы да тоткан килеш, капкадан чыгып китте. Кыз да, яшеренгән җиреннән кузгалып, сиздермичә генә аның артыннан юнәлде.

Менә Рәсим агачлар арасындагы аулак су буеның тирән җиренә килеп җитте дә ярга якынлашты. Ләйлә аның ниятен сизеп алды:

- Песи балаларын суга батырмакчы идеңме? Син, беләсеңме, кем? Син... син... – диде дә кычкырып елап җибәрде.

Рәсимнең гаебен танымый чарасы юк иде. Ләйлә инде, йөгереп килеп, капчыкка тотынган иде. Алар капчыктан куркышып беткән, әле күзләре дә ачылмаган өч песи баласын тартып чыгардылар. Бу йомры җылы йомгаклар Ләйләнең әбисенә нишләп комачаулады икән соң? Әллә әбисе яхшы кеше түгелме?

Рәсим белән Ләйлә, песи балаларын куеннарына алып, кайтыр юлга чыктылар. Ул арада яңгыр ява башлады. Хәзер аларны кая кую турында гына уйлыйсы калган иде. Киңәшә торгач, Рәсимнәрнең печәнлегенә яшерергә булдылар. Әнкәләрен дә шунда илтерләр. Яшәсеннәр песи балалары, кояш җылысы аларга да җитәр...

Рүзилә Мусина
"Ялкын" архивыннан, июль, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев