Логотип Идель
Ялкын

"КОДЛАШТЫРЫЛГАН ДӨНЬЯ!"

Анда көзгедәге сурәтләр һәм шахмат фигуралары терелә, зур кара песи ватылган примусын көйләү белән мәшгуль, могҗизалы крем сөртүгә, кешеләр күренмәс хәлгә килә һәм оча башлый, ә кулъязмалар... кулъязмалар янмый!

Чынбарлыкны – мистика аша

Мистика дисеңме? Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» романын кайбер әдәбият галимнәре чынлап та шул жанрга кертеп карау ягында. Әмма бу әсәр шулкадәр күпкатлы, аны аерым бер жанрга гына сыйдыру да кыен. Мистикадан тыш, ул сатира, фарс, фантастика, мелодрама, фәлсәфи бәян кебек жанр һәм элементларны да үз эченә ала.

Ни өчен Михаил Булгаков әсәрендәге вакыйгалар гадәти тормыш яссылыгында гына бармый соң? Нигә язучы ХХ йөз башында Россиядә (дөресрәге, яңа урнашкан Советлар Cоюзында) хөкем сөргән шомлы халәтне, абсурд хәлләрне турыдан-туры тасвирламый? Сәбәбе гап-гади – Булгаковның романы иҗат ителгән 20-30нчы елларда мондый әсәрләр өчен башың төрмәдә, йә сөргеннәрдә черергә мөмкин була. Шуңа да «Мастер и Маргарита» романы Булгаков үзе исән чакта дөнья күрми. Алай гына да түгел, аның язылуы хакында да язучының бик якын кешеләре генә белә.

1928 елда иҗат ителә башлаган әсәрнең тулы текстын 1938 елда машинкада бастырып алалар. Булгаков аның аерым өзекләрен йортка килгән якын дусларына укый торган була. Романның тулы тексты язучы үзе һәм кулъязманы гомере буе күз карасыдай саклаган хатыны Елена Сергеевна дөнья куйгач кына китап булып басылып чыга.

«Мастер и Маргарита» романына шәрехләр бихисап. Күпчелек галимнәр бер фикердә килешә – алар фаразы буенча,  бу романда «эзоп теле» белән Сталин чорының коточкыч вакыйгалары тасвирланган. Сүз ниндидер мистик фигуралар турында түгел, ә язучының үзен һәм шул чорда яшәгән һәр адәмне чолгап алган реаль шәхесләр, реаль тормыш турында бара. Мәсәлән, Булгаков романда тасвирлаган Грибоедов йорты – каләм әһелләрен берлекләргә җыеп алып, аларга нәрсә язарга кирәклеген «өстән» куша, системага яраклашканнарын данга күмә, ә ярашмаганнарыннан котыла барган чорның реаль картинасы. Атеистик карашларны алга сөргән, иң акыллы, алдынгы фикерле кешеләрен үлемгә дучар иткән, хакимиятне исә надан, мәгънәсез затлар кулына тапшырган дәүләтне һәлакәттән башка берни көтми дигән идеяне Булгаков, әнә шулай, мистика пәрдәсенә төреп һәм кодларга яшереп җиткерә.

Кодларга – ачкыч

Бу романда өч дөнья кисешә: ХХ йөз башында Мәскәүдә булган вакыйгалар, Мастерның романына үтеп кергән Библия вакыйгалары һәм Мәңгелек. Соңгысы – алдагы ике дөньяны бәйләп торучы категория. Чөнки, беренче ике дөньядагы һәр нәрсә шунда – Мәңгелеккә күчәчәк. Ә Мәңгелектә бернәрсә дә юкка чыкмый һәм үзгәрми. Анда хәтта Мастерның утка яккан кулъязмасы да исән килеш саклана.

Бер-берсенең көзгедәге чагылышы булган беренче ике дөньядагы геройлар һәм персонажларның һәрберсенең үз «игезәге» - аналогы бар. «Игезәге» булмаган бердәнбер персонаж – Маргарита. Шуңа да ул романда аерым бер урынны алып тора. Май киченең бер чәршәмбесендә Мәскәүдә башланып киткән вакыйгалардан башлап, сөйгәне Мастер белән Мәңгелектә тынычлык яулаганчы, Маргарита бу өч дөньяны да берләштереп тора. Шуңа да сүзне аңардан башлыйк.

Маргарита – романдагы үзәк образ. Аның образы аша Булгаков мәхәббәт һәм мәрхәмәт темаларын ача. Ул сөйгәне Мастерның иҗатына һәм кодрәтенә шулкадәр ышана, аны һәлакәттән коткарыр өчен Иблиснең үзе белән килешү төзи. Маргаританың бу корбаны, ахыр чиктә, Мастерга реаль тормышта мөмкин булмаган тынычлыкны китерә.

Мастер – Иешуа һәм Понтий Пилат турындагы романның авторы, үз чорының кыргый тәртипләренә яраклаша алмаган һәм һәлакәткә дучар ителгән шәхес. Романда аның исеме аталмый һәм бу кирәк тә түгел. Әсәрен укыганнан соң, Маргарита аны Мастер дип атый. Әдәбият галимнәре фаразынча, Мастер образы аша Булгаковның үз иҗади язмышы ачыла.

Воланд – Мәскәүгә кара магия белгече, профессор рәвешендә килеп төшкән бу персонаж – Иблиснең үзе. Аңа бәясен Булгаков әсәргә куелган эпиграфта ук белдерә: «Мин – һәрчак яманлык кылырга теләп тә, гел яхшылык эшләүче көчнең өлеше». Воланд, Мәскәүдәге тормышны күздән кичергәннән соң, анда үзләренә урын тапмаган икәүне – Мастер һәм Маргаританы алып китеп бара. Аның яраннары кылган башбаштаклыклар кешеләрне уйландырырга тиеш булса да, ни Аллага, ни Иблискә ышанмаган илдә нибары «сәер хәл» буларак кына кабул ителә. Әмма кемнең кем булуы ачыклана.

Фагот (Коровьев), Азазелло, Бегемот – Воландның яраннары. Фагот үзенең шаярулары белән кешеләрдән мыскыл итсә, Бегемот сөйләшүе, песи, йә кеше кыяфәтенә керә алуы, башбаштаклыгы белән аерылып тора. Арада иң шомлысы – Азазелло. Ул Воландның иң җитди һәм хәлиткеч йомышларын башкаручы.

Иешуа Га-Ноцри – бу персонаж Мастерның игезәге. Әлеге образны Мастер үзенең романында тудыра. Аны Иисус Христос белән тәңгәлләштерәләр. Иешуа Га-Ноцри кешелеккә иман, изгелек илтүче образ буларак сурәтләнә. Әмма үз заманында аны аңлаучылар табылмый. Роман ахырында Булгаков Иешуа персонажы аша «Һәркем үзенә лаек изгелекне һәм җәзаны кабул итәчәк» идеясен чынга ашыра.

Понтий Пилат – Иудеянең 5 нче прокураторы, Иешуаны үлем җәзасына хөкем иткән зат. Бу гамәле өчен ул үз җәзасын ала, әмма Иешуа, җәза срогы чыккач, аңа ирек бүләк итә һәм Пилатны үз янына – яктылыкка алдыра.

«Протестую! Достоевский бессмертен!» 

Булгаковның герое Мастер үз кулъязмасыннан баш тарта һәм яшәвенең мәгънәсен югалта. Воланд аның романын кире кайтара. Әмма укучы аңлый: Мастер һәм аның сөйгәне Маргарита өчен эшләнгән бу могҗиза асылда чынбарлыкның аргы ягында ята. Ул яссылык – Мәңгелек. Һәм Мастерның әсәрен бәяләүчеләр дә – инферналь (башка яссылыкта яшәүче) затлар.

Булгаковның да үз кулъязмасына кул күтәрергә әзер көннәре аз булмый. Әмма янәшәсендә булган кешеләрнең  ышанычы һәм фидакарьлеге белән роман сакланып кала. Әлеге кулъязманы Булгаков соңгы көннәренәчә төзәтә, эшли. Булгаковның хатыны Елена Сергеевна әйтүе буенча, үлем белән тартышканда да, язучының иң соңгы сүзләре роман турында була: «Белсеннәр иде... Белсеннәр иде», - дип пышылдый ул Мәңгелек кочагына китәр алдыннан. Ничә дистә ел гомерен дәһшәтле совет системасының канлы йодрыгы астында үткәргән язучының чордашлары һәм үз башыннан кичкәннәре турында белдерергә теләве шул булла, күрәсең.

Язучы үзе үлгәч тә романны онытылу тузанына күмәргә теләүчеләр аз булмый. Аеруча чиркәү әһелләре бу әсәргә кискен каршы чыга. Романны  «Евангелие от Сатаны» дип тамгалаучылар Булгаковның үзен танымаска гына түгел, ә әдәбият тарихыннан исемен үк сызып атарга омтылалар.

«Протестую! Достоевский бессмертен!» - дияр иде Бегемот, әгәр ул реаль тормышта булса...

Кызыклы фактлар:

  1. Мәскәүдә Зур Садовая урамының 10нчы йорты 50 нче фатирында Булгаковның тормышы һәм иҗатына багышлап ачылган музей эшли. Анда кунакларны Бегемот исемле дәү кара мәче каршы ала.

  2. «Мастер и Маргарита» романы язылган елларда НКВД хезмәткәрләре Булгаковның фатирын даими рәвештә тентиләр. Алар көннең, йә төннең теләсә кайсы вакытында килеп керәләр һәм фатирның астын өскә китерәләр. Әмма тыелган кулъязманы күпме эзләсәләр дә таба алмыйлар. Әйтерсең, ул магик көчкә ия була. Өй хуҗалары бу сергә үзләре дә төшенә алмый.


     Син романны яхшы беләсеңме?

  1. Роман битләрендә магик геройларның кайсысы беренче булып пәйда була:


а) Азазелло

б) Коровьев

в) Бегемот

г) Гелла

 

  1. Воланд ни өчен кешеләр үз язмышы белән идарә итә алмый дип исәпли:


а) чөнки кеше надан

б) чөнки кешенең гомере чикле

в) чөнки кешенең гомере көтмәгәндә өзелергә мөмкин

г) чөнки кеше куркак

 

  1. Романда «Кулъязмалар янмый!» дигән атаклы фразаны кем әйтә?


а) Коровьев

б) Маргарита

в) Воланд

г) Мастер

 

  1. «Туган телемнән кала, мин биш тел беләм. Бу - инглиз, француз, немец, латин һәм грек телләре. Ну, бераз итальянча укый беләм инде». Сүз кайсы герой хакында бара?


а) Воланд

б) Алоизий Могарыч

в) Бегемот

г) Мастер

 

  1. Романның 2 нче бүлеге ничек дип атала:


а) Понтий Пилат

б) Иешуа

в) Маргарита

г) Җәза

 

  1. Иешуа Понтий Пилатка ничек мөрәҗәгать итә:


а) хөрмәтле әфәнде

б) изге кеше

в)  Игемон

г) Бөек Понтий

 

  1. Мастерны язучы нинди герой буларак тәкъдим итә:


а) комик

б) романтик

7) лирик

8) типик

 

  1. Романда тасвирланган 50 нче фатирны ни өчен «яман фатир» дип атыйлар:


а) анда КГБ штабы урнашканга

б) ул җимерек хәлдә булганга

в) анда кайчандыр зәркәнче мәете табылганга

г) фатирдан кешеләр югалганга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев