Логотип Идель
Ялкын

«КЛАССНАЯ ДРАМА» ПРОЕКТЫ ОСТАЗЛАРЫ БИЛГЕЛЕ»

16 нчы август көнне Казанда яшүсмерләр өчен «Классная драма» дип исемләнгән театраль лаборатория үз эшен башлап җибәрәчәк. Проектта 14-18 яшьлек 17 мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә. Алар 10 көн эчендә татар һәм рус телләрендә пьесалар язарга  тиеш булалар. Әсәрләр 29 нчы августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куелачак.
«Классная драма» проектына нигез салуга Class Act (Travers Эдинбург театры идеясе) яшүсмерләр белән эшләүнең уникаль форматы сәбәпче. Әлеге формат 2004 елдан бирле Тольятти, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь һәм Сочи шәһәрләре театрларында актив кулланыла. Хәзер исә «Классная драма» Казанда узачак.
16 нчы 23 нче август көннәрендә проект катнашучылары атаклы драматурглар белән берлектә кыска пьесалар язачак. Иҗат өчен бернинди кысалар да юк, ирекле темага язу рөхсәт ителә.
Проект «Живой город» фонды һәм Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Укучыларга белем бирәчәк остазларның исемнәре билгеле. Алар: бүгенге көннең иң атаклы драматурглары, Class Act яшүсмерләр белән эшләү методикасы экспертлары Юрий Клавдиев, Кира Малинин һәм яшь татар драматургы, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.

Драматурглар турында:

Юрий Клавдиев – драматург, сценарист. 2002 нче елдан бирле «Любимовка» яңа драма фестивалендә катнаша. Пьесалары «Театр» һәм «Современная драматургия»журналларында басылган, «Практика» («Собиратель пуль»,2006) һәм «Театр.doc» (Я — пулемётчик, 2007) Мәскәү театрларынңа, Санкт-Петербург, Тольятти һәм Перьм театр сәхнәләрендә куелган. Режиссер Алексей Мизгирёвның «Кремень» фильмы сценариясе авторы. Шулай ук, Валерии Гай Германики «Все умрут, а я останусь» (2008) фильмы,  «Школа» (2010), «Чемпионки» (2012) сериаллары сценариясе авторы.

Кира Малинина - украина режиссеры, драматург.  «Любимовка» (2003, 2004) заманча драматургия фестивале, «Новая драма» (2003, 2005) пьесалар фестивале катнашучысы, «Евразия» (2008) заманча драматургия фестивале лауреаты, К. Серебренников исемендәге «Транскрипция» (2012) лабораториясе, «Курбалесия» (2008) фестивале катнашучысы. «Дебют» (2009) премиясе шорт-листеры.

Рүзәл Мөхәммәтшин - яшь татар шагыйре,«Каралама» китабы авторы (2010);«Ак бүре» либреттосы авторы; “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә Гран-при иясе (2008); М.Җәлил исемендәге Республикакүләм премия лауреаты (2013). Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге әгъзасы, «Идел» журналы бүлек мөхәррире.

[gallery size="medium" ids="2307,2308,2309"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев