Ялкын
«КЛАССНАЯ ДРАМА» ПРОЕКТЫ»
16 нчы август көнне Казанда яшүсмерләр өчен «Классная драма» дип исемләнгән театраль лаборатория үз эшен башлап җибәрәчәк. Проектта 14-18 яшьлек 17 мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә. Алар 10 көн эчендә татар һәм рус телләрендә пьесалар язарга тиеш булалар. Әсәрләр 29 нчы августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куелачак.
«Классная драма» проектына нигез салуга Class Act (Travers Эдинбург театры идеясе) яшүсмерләр белән эшләүнең уникаль форматы сәбәпче. Әлеге формат 2004 елдан бирле Тольятти, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь һәм Сочи шәһәрләре театрларында актик кулланыла. Хәзер исә «Классная драма» Казанда узачак.
16 нчы 23 нче август көннәрендә проект катнашучылары атаклы драматурглар белән берлектә кыска пьесалар язачак. Иҗат өчен бернинди кысалар да юк, ирекле темага язу рөхсәт ителә.
Проект «Живой город» фонды һәм Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев