Ялкын
ӘКИЯТТӘ СИХӘТ БАР!
Әкиятләр кешегә исәнлек өсти ала икән... Менә бер көнне китапханәгә чакырдылар безне. Максатлары: сихәт бирүче әкиятләр белән таныштыру. Кемнәр генә җыелмаган иде бирегә: безнең кебек журналистлар, укытучы һәм тәрбияче апалар, ятим балалар...

Безне хәтта яшь укучылар рәтенә дә алдылар. Нәни патшабикәләр әкиятне яттан өйрәнгән иде: чөнки укый белмиләр әле,ә сөйләргә кирәк...
Шуларга караган саен әкиятнең чын булуына ышанасың. Чара азагында кайнар чәй һәм өчпочмаклар белән көч җыйдык, сихәт алдык... һәм уен автоматларын эзләп, "Корстон" үзәгенә юл тоттык. Биредә бер сәгатьтән артык "пар чыгаргач", таралыштык. Чөнки инде караңгы иде, ә нәни каһарманнар бу вакытта ял итәргә тиеш!

Кыскасы, әкияткә кунакка китәр өчен күп тә кирәкми: тылсымлы китап, кайнар чәй һәм суык көз айлары! Без сынап каралдык. Ошады безгә. Ә сез сихәт бирә торган әкиятләр укырга яратасызмы?

Чара икенче тапкыр үткәрелә икән. Бу юлы безне А.С. Пушкинның тылсымлы әкиятләре дөньясына алып киттеләр. Солтаннар, сихерчеләр белән диңгезләрне, чит илләрне гиздек. Чын дөнья онытылды да кебек.
Безне хәтта яшь укучылар рәтенә дә алдылар. Нәни патшабикәләр әкиятне яттан өйрәнгән иде: чөнки укый белмиләр әле,ә сөйләргә кирәк...
Шуларга караган саен әкиятнең чын булуына ышанасың. Чара азагында кайнар чәй һәм өчпочмаклар белән көч җыйдык, сихәт алдык... һәм уен автоматларын эзләп, "Корстон" үзәгенә юл тоттык. Биредә бер сәгатьтән артык "пар чыгаргач", таралыштык. Чөнки инде караңгы иде, ә нәни каһарманнар бу вакытта ял итәргә тиеш!
Кыскасы, әкияткә кунакка китәр өчен күп тә кирәкми: тылсымлы китап, кайнар чәй һәм суык көз айлары! Без сынап каралдык. Ошады безгә. Ә сез сихәт бирә торган әкиятләр укырга яратасызмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев