Ялкын
«ӘКИЯТИ БАЛАЧАГЫМ»
Мин бәләкәй генә авыл кызы,
Әкият кебек гомер агышы.
Колагымда һаман бишек җыры,
Әнкәемнең моңлы тавышы.
Тукай абый әкиятләрен тыңлап,
Балачагым буйлап барышым.
Үз телемдә “Туган тел”не җырлап,
Шигырьләрен көйгә салышым.
Күл буена килсәм, Су анасы,
Качырадыр сыман тарагын.
Суның да бит була үз әнисе,
Рәнҗетмикче аны, дусларым!
Бүре кебек явыз була күрмик,
Усал кеше – куркак ләбаса,
Кәҗә белән сарык дуслар кебек,
Уңган, зирәк булыйк, ичмаса!
Бәләкәй Апуштан үрнәк алыйк,
Укыйк, белем алыйк, дуслашыйк.
Авырлыклар килсә, башны имик,
Һәрбер туган таңга шатланыйк!
Аның моңы белән сугарылган,
Болын-кырлар, урман-тугайлар.
Тукай телен, татар халкым данын,
Җырга сала моңлы тургайлар!
Шигырьләрен укып илһамланам,
Күңелемә тула мәрхәмәт.
Һәр сүзеннән сихри ләззәт алам,
Тукай абыема, зур рәхмәт!
Минглимова Әдилә Ильяс кызы
Норлат районы Чулпан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Әкият кебек гомер агышы.
Колагымда һаман бишек җыры,
Әнкәемнең моңлы тавышы.
Тукай абый әкиятләрен тыңлап,
Балачагым буйлап барышым.
Үз телемдә “Туган тел”не җырлап,
Шигырьләрен көйгә салышым.
Күл буена килсәм, Су анасы,
Качырадыр сыман тарагын.
Суның да бит була үз әнисе,
Рәнҗетмикче аны, дусларым!
Бүре кебек явыз була күрмик,
Усал кеше – куркак ләбаса,
Кәҗә белән сарык дуслар кебек,
Уңган, зирәк булыйк, ичмаса!
Бәләкәй Апуштан үрнәк алыйк,
Укыйк, белем алыйк, дуслашыйк.
Авырлыклар килсә, башны имик,
Һәрбер туган таңга шатланыйк!
Аның моңы белән сугарылган,
Болын-кырлар, урман-тугайлар.
Тукай телен, татар халкым данын,
Җырга сала моңлы тургайлар!
Шигырьләрен укып илһамланам,
Күңелемә тула мәрхәмәт.
Һәр сүзеннән сихри ләззәт алам,
Тукай абыема, зур рәхмәт!
Минглимова Әдилә Ильяс кызы
Норлат районы Чулпан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев