Логотип Идель
Ялкын

«ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫ РЕСПУБЛИКА БУЙЛАП ГАСТРОЛЬЛӘРГӘ ЧЫГА

«Әкият» курчак театры республика буйлап гастрольләргә чыга. 2016 елның  14 ноябреннән 17 ноябренә кадәр Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкияте буенча куелган“Су анасы” (З.Хөснияр инсценировкасы) спектакле белән республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга.

Спектакль – Төркиянең Искешәһәр һәм Анкара шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара курчак театрлары фестивальләрендә катнашты. Бу әкият күпләргә  инде кече яшьтән үк таныш, балаларның йөрәк түренә урнашып калган әсәр. Ул тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде һәм бүгенге көндә театрның репертуарында үзенең лаеклы урынын биләп тора.

[caption id="attachment_11333" align="alignright" width="500"]OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA[/caption]

Әсәрне сәхнәгә куюычы режиссер – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильдус Зиннуров,рәссам – Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская, композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге  лауреаты  Луиза Батыр-Болгари,  пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.

Әлеге сәхнәләштерелгән спектакльдә – Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Гөлнур Габдрахманова; артистлар Марс Гайфуллин, Миләүшә Фәйзрахманова катнаша.

14.11.2016 — Чистай, башлана 10:00 һәм 12:30;

15.11.2016  — Норлат,   башлана 10:00 һәм 12:30;

16.11.2016 — Түбән Кама, башлана 12:30  14:00;

17.11.2016  — Мамадыш, башлана 10:00 һәм 12:00.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев