«КИМЧЕЛЕКМЕ? БРЕНДМЫ?»
«Яшел» диюгә, минем күз алдыма гаджетлар килеп баса. Төгәлрәге, нәкъ менә «Apple» гаджетлары, хәтта гаджетларның үзләреннән бигрәк бу корпорациянең логотибы. «Тешләнгән алма» – бүген инде бренд. (Логотип 1998 елга кадәр төрле төскә буялган була. Хәзер аны яшел, соры төсләргә буялган вариантта күрергә мөмкин.) «Apple» корпорациясенә нигез салучылар Стив Джобс, Стив Возняк һәм Рон Уэйн (ул тиздән компаниядән китә). Стив Джобс хакында синең, һичшиксез, ишеткәнең бардыр. Бүген аның цитаталары модага кереп китте. Танылган Macintosh (сүз уңаеннан, АКШда сатылган алма төре атамасы) компьютерлары нәкъ менә әлеге компаниянең иҗат җимеше. Сиңа «Apple» iPod, iPhone, iPadлары аша күбрәк таныштыр. Менә шулай, дустым, тешләнгән алма дип кимсетеп карама. Кайвакыт үзеңә кимчелек булып тоелган әйберләр синең үзенчәлегеңә әверелә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
Нет комментариев