КФУДА - КОНЦЕРТ
27 мартта КФУның IT-лицее концертлар залында “Бәхет өләшик” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак. Әлеге чара озак вакыт җитди авырулар белән көрәшеп, ДРКБда дәвалану узучы сабыйларга ярдәм итү йөзеннән оештырыла.
Концертта “Роналд Макдоналд йорты”нда яшәүче сабыйларның чыгышы – чараның иң дулкынландыргыч мизгеле булыр дип көтелә. Алар татар эстрадасы йолдызлары белән бергә матур җырлар башкарачак. Мисал өчен, Аделина Адамова “Ромашкалар”, Кәрим Ганиев “Алмагачларым”ны җырларга әзерләнә. Ә эстрада йолдызлары кемнәр дисезме: Рамил Закиров, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, ИлГәрәй, Илгиз Шәйхрәзиев, Лилия Хәйруллина, Мөнир Рахмаев, Булат һәм Ләйсән Гыймаева, Лилия Гыйматдинова, Наил Нәбиуллин һәм “Ямьле” төркеме кызлары.
Барлык шәһәр халкын әлеге изге эштә үз өлешен кертергә, авыру балаларга бәхет өләшергә чакырабыз. Билет бәяләре бик арзан: 150, 200, 250, 300 сум. Чарадан җыелган сумма Казандагы “Роналд Макдоналд йорты” эшчәнлеге өчен тотылачак.
Концерт 27 март көнне сәгать 18:30да башлана.
Адресы: Универсиада авылы, 32 йорт. (КПП №7)
Белешмә өчен телефон: 8 (843) 237 36 23.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев