Ялкын
«КЭТИ ЛЕДЕКИ - ЧЕМПИОН»
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында икенче йөзү финалы төгәлләнде. Ирекле стиль белән 400 метрлы дистанциягә йөзү буенча дөньяның 8 йөзүче кызы ярышты.
Әлеге дистанциядә Америка спортчы кызы Кэти Ледеки Дөнья чемпионкасы булды – йөзгән вакытта көндәшләреннән бер корпуска якын алга китеп, 3:59.13 күрсәткече белән ул финишка беренче булып килде. Иң аяусыз көрәш көмеш медаль өчен барды. Моңа карамастан, Австралия спортчы кызы Джессика Эшвуд, квалификациядәге кебек, пьедесталның икенче урыны өчен дәгъва кылган башка кызлардан тизрәк булып чыкты. Нәтиҗә - лаеклы рәвештә яуланган көмеш медаль һәм 4:03.34 вакыт күрсәткече. Призерлар өчлеген Голландия спортчы кызы Шарон ван Раувендал япты - аның күрсәткече 4:03.02. Сүз уңаеннан, ул ДЧ-2015 тамашачыларына инде таныш - Казанда Раувендал ачык суда 10 километр дистанциягә йөзү буенча көмеш медаль яулаган иде.
ДЧ-2015. Йөзү
Хатын-кзылар. Ирекле стиль. 400 метр.
1. Кэти Ледеки (АКШ) - 3:59.13
2. Джессика Эшвуд (Австралия) - 4:03.34
3. Шарон ванн Раувендал (Нидерланд) - 4:03.02
2 август. Казан. "Казан Арена"
Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев