Ялкын
«КЕРПЕ» САЛАТЫ"
Яңа ел табыны булсын да, өстәлдә күзне кытыклардай берәр эксклюзив яңа салат тормасын, ди! Оливье, мимоза янына... «Керпе» салатын да китереп куйсак, кунакларны хәйран калдырдым дигең инде!
Остаханәбездә Кытай кухнясыннан да берәр нәрсә әзерләргә булыр иде. Тик без «Керпе» ауларга» булдык әле.
«Керпе»ле табыннар түгәрәк булсын! Яңа ел белән, дуслар!
Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары
Остаханәбездә Кытай кухнясыннан да берәр нәрсә әзерләргә булыр иде. Тик без «Керпе» ауларга» булдык әле.
- Салат өчен кирәкле әйберләр: ит (тавык ите булса да ярый), консервланган яшел борчак, йомырка, сарымсак, сыр, майонез, төше алынган кара зәйтүн, пешерелгән бәрәңге, бизәр өчен салат яфраклары, петрушка.
- Ит, бәрәңге, йомырка сарысын, петрушканы ваклап, бер савытка салабыз, яшел борчак өстибез.
- Майонез кушып, барысын бергә бутыйбыз.
- Массаны кырына салат яфраклары тезелгән тәлинкәгә керпе формасына китереп урнаштырабыз. Керпенең өстенә сыр + вакланган йомырка агы + майонез кушылмасы ягабыз.
- Зәйтүнне дүрт өлешкә бүләбез.
- Рәсемдә күрсәтелгәнчә, керпегә энәләр «тезәбез». Күз, борын, мыеклар ясарга да онытмагыз!
- Ә энәләр өстенә гөмбә (безнең очракта), алма, кыяр кисәгеннән ясалган яфрак та куярга мөмкин.
«Керпе»ле табыннар түгәрәк булсын! Яңа ел белән, дуслар!
Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев