Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАНГА КЕМ ХУҖА?!"

Мәркәзебездә һәртөрле фестивальләр, мәдәни чаралар бик еш үтә. Казан чын-чынлап тәҗрибә казанына әйләнеп бетте бугай инде. Кемнәрдер килә, китә, тәҗрибә уртаклаша, яңа идеяләрне казаннан «төяп» китүчеләр дә бар...

Ә бер көнне безнең редакциядә көчле бәхәс туды: мәдәниятебезне дөньяга таратуга күбрәк көч бирергәме, әллә аны әүвәл сәях татарның үзендә ныгыту мөһимме? Һәм без, ике журналист, юнәлешләрне билгеләп, тәҗрибә мәйданына юл тоттык: Эльнар – IX Бөтендөнья фольклор  фестиваленә, Раилә – V Бөтендөнья татар яшьләре җыенына.

Эльнар:  Бразилия, Канада һәм тагын 20 илнең фольклоры бер атна эчендә бер урында – Казанда очрашты. Милли киемнәрен кигән 100дән артык биюче. Аралашу – инглизчә генә! Катнашучылар арасында татар киемен кигән кыз һәм егетне дә күргәч: «Башка милләтләрдән бер дә калышмыйбыз ич!» ‒ дип шатландым. Әле тагын барлык катнашучыларның  татар биюен дә биюләре турында ишеткәч, башым күкләргә тия язды... Татарларга үзләрен дөньяга танытырга иң уңай вакыт җитте түгелме соң?

Раилә: Җыен узган көннәрдә Казанда татарча сөйләшүчеләр күбәеп китте. V Бөтендөнья татар яшьләре җыенына  30 илдән килгән 800 делегатның  күбесе туган телендә аралашты. Һмм... дөресен әйтергә кирәк, күбесе Казанны татар теле Мәккәсе итеп күз алдына китереп килгән иде. Финляндиядән килгән Әмир Вафин, гаҗәпләнеп, болай диде: «Безнең өчен рухи байлык, рухи мирас ул – Казан, ә анда русча сөйләшәләр.»

Ә Татарстан президенты пленар утырышта: «Әлбәттә, бөтен татар да татарча белә алмый. Татарча белмәгәннәрдән без читләшергә тиеш түгел, без аларны үзебезгә тартырга тиеш», ‒ дигән фикер белдерде. Вәт! Ә син инглизчә әңгәмә кордым, дип мактанган буласың. Үзебезнең телне рәткә салып бетерәсе бар әле!

Эльнар: Бәлки, безгә телне түгел, ә халык мирасын пропагандаларгадыр? Һиндстанда, мәсәлән, 1нче класстан ук милли бию дәресе керә. Мексикада үз милли биюен бии белмәгәннәр, гомумән, оятка кала. Ә бездә? Биюне генә түгел, хәтта Татарстан тарихын да алып аттылар бит уку планыннан... Бәлки, безгә, Эстония кебек, үзебезне IT технологияләр аша дөньяга танытыргадыр? Әмма күпчелеге авылда яшәгән милләт мондый адымга әзерме?

Раилә: Беләсең килсә, татар яшьләре бүген Интернетта актив аралаша.  Казанның IT паркында  пәрәвездә утыручы яшьләр  татар телен һәм мәдәниятен Интернетта ничек сакларга дигән сорауга җавап эзләделәр. Милли тормыш виртуаль дөньяда кайный. Тик виртуаль аралашу – йөзгә-йөз очрашуларны берничек тә алмаштыра алмый! Скайпта татарча өйрәтүче укытучылар да бар хәзер, тот та өйрән. Язын агачлар яфрак ярсын өчен, башта көзен тамырларын ныгытып калдырырга кирәк ләбаса.

Эльнар: Ә иң элек башка агачлар белән дуслашып алсак ничек булыр? «Бәхетле балачак» бию коллективы һәм аның җитәкчесе Светлана Ишкузина татар, рус биюләре белән дөньяның идәннәрен дер селкетеп алгач, Казанда да шундыйрак фестивальләр үткәрү кирәклегенә төшенде. «Башта без кунакка йөрсәк, хәзер безгә кунакка киләләр. Килсеннәр! Бүгенге заманда халыкара аралашуның  ике ысулы гына калды шикелле – сугыш йә контакт. Контактны, мәдәни бәйләнешне шушы фестивальләр тота да инде...» Әнә, күрәсеңме, чара әле тагын дипломатик вазыйфасын да шәп кенә үтәп тора.

Раилә: Татар җыеннарын, милли форумнарын оештырырга кирәк түгел дип әйтергә телисеңме әллә?! Кирәк! Туган телдә спектакльләр карау, Арчада кичке уенда катнашу, уртак проектлар, очрашулар, аралашу... Бөтендөнья татар конгрессы  Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: «Беренче форумга килүчеләр Казанны карарга килгәннәр иде. Ә хәзер татар яшьләре үзләрен күрсәтергә, милләтнең проблемалары турында фикер алышырга киләләр», ‒ дип бик хаклы әйтә.

Лилия Исхакова (Алмания): «Телне белү генә түгел, кемлегеңне белү дә шарт. Татарлыгың – шәхес булуның бер элементы дип уйларга кирәк...»

Эльнар: Глобализацияне дә онытмыйк. Фестивальдә бер голландияле белән таныштым.  Адам исемле, милли жилет кигән бер егет, киеме турында сорагач, моңсуланды: «Голландиядә бу костюмнарны инде табып булмас. Халык биюләрен биегән коллективлар илгә икәү генә калды. Шуңа күрә, бу костюмны истә калдырырга тырышыгыз, сез аны соңгы тапкыр күрәсездер, бәлки...»Бәлки, татарларга, XVI гасырдагы Кытай кебек,  ябылып, үз казанында кайнап чыгу кирәктер?

Раилә: Юк! Үз эченә ябылып утырган милләт түгел без. Беркайчан да андый булмаганбыз! Читтә яшәүче татарларыбыз үҗәтрәк тә, тырышрак та, аларда милли хисләр дә «кайнаррак» сыман. Тик алар нинди генә көчле булмасын, барыбер Казанга сагынып, җирсеп кайта.

Эльнар: Фестивальнең соңгы көнендә Бауман урамы румба, лезгинка, халай (төрек милли биюе) ритмнарына күмелде. Нәтиҗәдә, казанлылар да лезгинканы дөрес биергә өйрәнде, кунаклар да чәк-чәкле халык турында белделәр.  Ә синең форум нәтиҗәләре нинди?

Раилә: Татар яшьләре оешмалары актив эшләп килә. Форум нәтиҗәсендә, Казахстандагы татарлар үзләренең оешмасын булдырды. Новосибирскида татар яшьләре фестивале оештырылачак. Быел Европада татар яшьләре берлеге барлыкка килде. Тагын бер үзенчәлек – чит илләрдәге татар диаспораларының эше татар яшьләре белән бәйле. Иң мөһиме – үзаң югары дәрәҗәдә.

P.S. 1. Барлык дәлилләр дә реаль геройларның фикерләренә нигезләнде. 2. Тамырларны ныгытасы бар әле, дигән фикердә, ахыр чиктә, үзара килештек!

[gallery size="full" ids="3941,3940,3939"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев