Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАНДА "ЗИЛАНТКОН" ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК"

3 нче ноябрьдә "Татмедиа" ААҖ редакция-нәшрият комплексында "Зиланткон" Фантастика һәм рольләргә бүленеп уйнап буенча XXV Халыкара фестивальгә багышланган пресс-конференция булды.

"Зиланткон" фестивале 5-8 нче ноябрь көннәрендә Казанда Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак.

"Зиланткон" - фантастика һәм рольләргә бүленеп уйнау белән мавыгучыларны берләштерә торган конвент. Фестиваль беренче тапкыр 1991 нче елда "Старинки" клубы тарафыннан оештырылган. Ул вакытта конвент Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск шәһәрләреннән 70ләп кешене бер урынга җыйган булган.31b82a2ba9e3d44d336fa345fca93f61

Быелгы фестивальгә 1000гә якын катнашучы һәм тамашачы килеп ди көтелә. Фестивальнең ачылу тантанасы 5 нче ноябрь көнне 15.00да Ленин исемендәге мәдәният йортында булачак.

Оештыручылар белдерүенчә, 2015 нче елгы конвентта беренче тапкыр футурология мәйданчыгы ачылачак.  Музыка сәнгате яратучылар өчен рус рокы легендасы Ольга Арефьева концерты тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең иң зур бизәге ретинг-шоу, ягъни театральләштерелгән көрәш булачак. Моннан тыш, тамашачылар һәм катнашучыларга "Татуин планетасында турнир" ("Звездные войны" фильмын караучылар ни турында сүз барганын аңлыйлар), Урта гасыр биюләре, интеллектуаль семинарлар тәкдим ителәчәк.

[gallery size="full" ids="4392,4394,4391"]

1991 нче елда "Зиланткон" фестиваленә нигез салучыларның берсе - Андрей Ермолаев әйтүенчә, мондый фестиваль булдыру идеясе Казан университеты каршындагы "Сковородка"да утырган вакытта барлыкка килгән икән.

 

"Зиланткон" конвенты турында берничә факт:

- 4 көн эчендә 40ка якын концерт булачак

- фестиваль кысаларында "Выдра", "Немного нервная" төркемнәре чыгыш ясаячак

zhKMfAxAMow

 

 

 

 

 

 

 

 

- Иван Охлобыстин - "Зиланткон" фестиваленең мәртәбәле кунагы

ivan-ohlobyistin

 

 

 

 

 

 

- фестиваль азагында фантастика өлкәсендә язучыларга "Большой Зилант" әдәби премиясе тапшырылачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев