Ялкын
«КАЗАНДА ЯҺҮД МУЗЫКАСЫ ЯҢГЫРЫЙ»
Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә 2015 нче елның 3-6 сентябрь көннәрендә Яһүд музыкасы буенча IV Халыкара фестиваль узачак. Яһүд музыкасы һәм мәдәнияте форумы 2012 нче елдан бирле уздырыла һәм казанлылар өчен гадәткә әйләнгән чараларның берсе санала. Быел исә фестиваль Казан синагогасының 100 еллык юбилее уңаеннан сентябрь башында ук оештырыла.
Фестиваль, гадәттәгечә, зур open-air концерт белән башланып китәр дип көтелә. Чара 3 нче сентябрь көнне Профсоюзная урамында булачак.
Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары алдында Россия, Израиль, Украина һәм Грузиядән килгән коллективлар, джаз уйнаучы, танылган трубач-виртуоз Вадим Эйленкриг (Мәскәү), «Gefilte Drive» (Израиль) клезмер ансамбле, Ханан Йовель һәм «Альма» (Израиль) төркеме, «Варничкес» (Украина) яһүд җырлары ансамбле, «Ойфн Вег» (Москва) фолк-дуэт, Грузиядән килгән «Шир»төркеме, «Симха» клезмер ансамбле һәм «Казан егетлере» (Россия, Татарстан) төркеме чыгыш ясыячак.
Зур экраннарда Казан синагогасының ачылу тантанасы күрсәтеләчәк. Синагога каршында яһүд теле һәм милли биюләр буенча мастер-класслар узачак. Чара 15.00 башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
Нет комментариев