Ялкын
Казан кинематографистлары төшергән куркыныч фильм "Вирион" дип атала. Ул киң тамашачыга беренче тапкыр иртәгә тәкъдим ителәчәк.
[embed]https://youtu.be/1t4TL6NswgY[/embed]
"Фильм ужасов" жанрында төшерелгән әлеге тулы метражлы "Вирион" картинасы өстендә Казан кинематографистлары ел ярым эшләгән. Аның бюджеты 3000 долларны тәшкил иткән. Режиссерлары - Алинә Галимуллина һәм Тимур Романов. Иртәгә премьера алдыннан фильмны эшләүче төркем тамашачылар белән очрашу уздырачак. "Вирион" фильмын төшерүчеләр краудфандинг (халык-җәмгыять тарафыннан финанслау) схемасын кулланганнар. Алдан картинаны әзерләгәндә үк тамашачыдан күпмедер күләмдә акча җыелган.
[embed]https://youtu.be/qBiW5zEykA4[/embed]
КАЗАНДА "УЖАСТИК" ТӨШЕРГӘННӘР /трейлер/

Фильмның сюжеты буенча Россия билгесез вирус - "Вирион" вирусы аркасында мутациягә дучар була. Кешеләр акрынлап котырган зомбиларга әйләнә бара. Шуның аркасында бер кыз, яшүсмер энесе белән Казаннан китәргә мәҗбүр була. Вирус үтеп кермәгән куркынычсыз урын эзләгән вакытта алар билгесез юлдашка тап булалар. Машинада бензин менә-менә бетәчәк, алда - озын куркыныч юл һәм йогышлы зомби өерләре... Исән калу өчен кеше нинди эш-гамәлләргә әзер?
[embed]https://youtu.be/qBiW5zEykA4[/embed]
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев