Логотип Идель
Ялкын

КАЗАНДА ШЕРЛОК ХОЛМС БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

1892 елның октябрь аенда Артур Конан Дойльның "Шерлок Холмс маҗаралары" исемле китабы дөнья күрә. Һәм бу детектив миллионлаган китап сөюченең күңеленә үтеп кергән. Бигрәк башлы ул!.. Шулай булырга тиеш тә: башы эшләмәсә, Шерлок Холмс гениаль шымчы була алыр идеме?

Ә мин күптән түгел чын детектив белән очраштым! 3 213 чакрым үтеп (Казан белән Лондон арасы нәкъ шул чама), Лондонга барасы булмады. Замана Холмслары үзебездә дә җитәрлек! Артур Конан Дойлның Шерлок Холмс турындагы маҗараларын укыганың бар, XIX гасыр детективын яхшы күзаллыйсыңдыр. Ә безнең замандагысы – ул нинди кеше? Казанның иң кәттә детективы белән шул сорауга җавап табу өчен очраштым.


Вячеслав Решетник – Шерлок Холмс дәвамчысы. Юк, туганы түгел, Ул – детектив. бер мәсьәләне чишкән өчен аңа хәтта ярты миллион сум түләгәннәр! «Нәрсә турында икәнен сөйли алмыйм. Бәлки, биш елдан соң әйтермен», − диде Вячеслав Холмс... Решетник!

[caption id="attachment_10422" align="aligncenter" width="1180"]Шерлок Холмс 1 Лондондагы Шерлок Холмс музееннан күренешләр. Марат Мөхәммәтҗанов фотолары.[/caption]

Вячеслав Алексеевич, сез ничек детектив булып киттегез?

  • 1981нче елдан милициядә җинаятьләрне эзләү хезмәтендә эшләп, 1998нче елда 43 яшьтә пенсиягә чыктым. Эшләргә дәрт бар әле дигәндәй, үземә ошаган эш эзли башладым. 2000нче елда лицензия алып, детектив булдым.


Лицензияне кайдан һәм ничек алалар?

  • Эчке эшләр министрлыгында (төбәкнекендә). Шартлары: детектив булырга теләгән кеше оператив яки тикшерү хезмәтендә кимендә 3 ел эшләргә һәм югары юридик белемле булырга тиеш.


Сез бүтән детективлар белән аралашасызмы?

  • Мин Бөтендөнья детективлар оешмасы әгъзасы (Россиядән барлыгы 15 кеше). Әгәр анда керергә теләсәң, «фәлән-фәләнне әгъза итеп алырга җыенабыз, кем нәрсә әйтә ала?» дип, әгъза булып торган мең детективка да хат килә. Берәрсе синең турында тискәре фикер белдерсә, оешмага керүең икеле. Миңа каршы язучы булмады. Мин Россия детективлар оешмасында да торам. Хәзерге заманда Интернетта псевдо детективлар күбәйде, ә оешмадагы коллегаларыма курыкмыйча мөрәҗәгать итә алам. Мин аларның барысын да беләм һәм үземә ышанган кебек ышанам. Бервакыт миңа Италия һәм Скандинавия илләрендә берничә мәсьәләне хәл итәсе бар иде. Бөтендөнья детективлар оешмасына ярдәм сорап хат яздым. Гадәттә андый хатлар оешманың барлык детективларына да җибәрелә. 2-3 сәгать эчендә миңа ярдәм итәргә теләүче табылды.


Шерлок Холмс 2

Чит илдәгеләр белән аралашу өчен инглизчә яхшы сөйләшә белергә кирәктер?

  • Кирәк, ләкин мин начар сөйләшәм. Шуңа күрә кайбер чит ил коллегаларым миңа Мәскәү детективлары аша чыга.


Көймәгез комга терәлгән очракта экстрасенсларга мөрәҗәгать итәсезме?

  • Юк. Ә клиентларыбыз экстрасенсларга бертуктаусыз йөри.


Шымчылар турында сериаллар популяр хәзер. Кино белән тормыш арасында аерма бармы?

  • Андый сериалларда закон боза торган алымнар күп! Мәсәлән, аларда еш күрсәтелә торган тавыш һәм видео яздыру җиһазлары чынлыкта тыелган. Сериалдагы детективлар күптән төрмәдә утырырга тиешләр иде инде.


Кешеләр сезгә нинди моң-зарлары белән килә?

  • Гаилә мәсьәләләре, әҗәт кайтару, административ һәм җинаять җаваплылыгына кагылышлы проблемалар. Нигездә, без полиция башкарган эшләр белән шөгыльләнәбез.


Шерлок Холмс 3

Иң кыен очракны исегезгә төшерә аласызмы?

  • Гадәттә югалган кешеләрне эзләү кыен.


Кинофильмнарда детектив еш кына образ алыштыра: йә мыек ябыштыра, йә аксак карт булып кылана...

  • Детектив пистолет белән түбәләрдән чабып йөрсә, ул детектив булудан туктый. Андый кеше, гомумән, тиле!


Үсмерләр белән бәйле берәр очрак турында сөйләгез әле.

  • Әнисе, кызын өйдә калдырып, бүтән шәһәргә кунакка китә. Кыз дусларын чакыра. Алар эчәләр дә машинага утырып китәләр. Нәрсәгәдер бәрелеп, машинаны чәлпәрәмә китерәләр. Соңыннан аны гаражга ничек кире керткәннәрдер? Әнисе кайткач, кызы өйдән кача... Без кызның кемнәр белән кич утырганын ачыкладык. Баксаң, кыздан башка тагын берсе качкан булган. Алар икесе бергә бүтән шәһәрдәге дустында яшәп торганнар. Без ул шәһәрдәге кешенең телефон номерын таптык, һәм мин кызны өенә кайтырга үгетләдем. Шөкер, икесе дә әйләнеп кайтты. Үсмерләр өйдән яшьлек юләрлеге аркасында кача. Әти-әниләре аларны эзләр өчен күпме акча сарыф итәләр. Наркотик, алкоголь, секта, группировкаларга бәйле яшьләр белән дә эшлибез.


Шерлок Холмс 4

Группировка барлыгын белсәгез, бу хакта полициягә хәбәр итәсезме?

  • Хәбәр итәргә мәҗбүрбез дә. Ә язмача килешү нигезендә без клиентлар турында берни дә әйтмибез.


Эшегездә нинди техник җайланмалар кулланасыз?

  • Ник кирәк соң алар?! Соңгы тапкыр кайчан диктофон кулланганымны да хәтерләмим. Техникага ышанганда баш начар эшли. Жучоклар, профессиональ видеокамералар кулланырга безгә закон рөхсәт итми.


Якын кешемнең кемнәр белән язышканын беләсем килә, ди. Сез мондый эшкә алынасызмы?

  • SMS базага керү мөмкин түгел, аеруча Татарстанда. Пенсия фонды, Эчке эшләр министрлыгы базаларын актару тыела.


Хезмәтегез өчен күпме акча аласыз?

  • Алдан билгеләнгән хаклар юк. Әйтик, бер очракта – кайчандыр очрашып йөргән яки армиядә хезмәт иткән кешене табарга кирәк, ди. Ул кеше аны кемдер эзли, дип башына да китермидер. Икенче очракта – качкан (бурычка алган, җинаять кылган...) кешене табарга кирәк. Аерма бармы? Бар.


Минемчә, детектив ул – ир кеше эше...

  • Алай димәгез. Коллегаларым арасында хатын-кызлар да бар. Ир белән хатын арасында аерма булган кебек, хатын-кыз детективларның да эшләве аерыла.


Шерлок Холмс бүгенге көндә (әдәбиятта түгел, ә тормышта!) уңыш казана алыр идеме?

  • Әсәрдәгечә үзенә таянып кына эшли алмас иде. Хәзерге заманда юристлар, адвокатлар белән, кыскасы, күмәкләшеп эшләргә кирәк.


Менә шундый «дөрес» һәм кануннарны санга сугучы детектив яши Казанда! Псевдо детективлар, үрнәк алыгыз!


P.S. Ни кызганыч, ТР Эчке эшләр министрылыгында Казан һәм Татарстанда лицензия нигезендә эшләүче детективларның санын әйтә алмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев