Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАНДА "МӘХӘЛЛӘ 2.1" МӨСЕЛМАН ЛИДЕРЫ МӘКТӘБЕ УЗАЧАК"

2015 елның 18-23 ноябрендә Казанда “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе узачак. Мәктәпне КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү Ресурс үзәге Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәмендә оештыра. Әлеге проект узган ел уздырылган “Мәхәллә 2.0” мәктәбенең дәвамы булып тора.

Мөселман лидеры мәктәбенең төп максатларының берсе – яшь мөселманнарны социаль яктан активлаштыру, булган потеницальны җәмгыятькә файда китерүгә юнәлдерү һәм халыкка ислам кыйммәтләрен аңлату. Моның өчен биш көнлек уку-укыту мәтәбендә лекцияләр укылачак, тренинглар уздырылачак һәм ислам дөньясында билгеле булган шәхесләр белән очрашулар узачак. “Мәхәллә 2.1” мәктәбендә катнашучы ахырда үз проектын булдырып, аны тормышка ашыру юлларын билгеләргә тиеш. Проектлар ислам мәгарифе, социаль инфраструктура, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү һәм сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булдыру юнәлешендә эшләнә ала.

Мөселман лидеры мәктәбе барышында мөселманнарның хәзерге җәмгыятьтәге урыны, дәүләт һәм коммерция структуралары белән элемтәләр булдыру проблемалары каралачак. Катнашучылар план кору һәм проектны тормышка ашыру юллары белән таныша алачак. Мәктәптә ораторлык осталыгы, риторика, исбатлау һәм дәлилләү бөенча дәресләр уздырылачак. Шулай ук катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар белән танышып, тәҗрибә уртаклашачак.

“Мәхәллә 2.1” мәктәбендә 18-35 яшьлек актив мөселманнар катнаша ала.

Мөселман лидеры мәктәбендә катнашу өчен 2015 елның 8 ноябренә кадәр гариза тутырыга кирәк.

“Мәхәллә2.1” мәктәбендә катнашучылар Универсиада авылында яшәчәк. Юл бәясен түләүдән кала, оештыручылар барлык чыгымнарны үз өстенә ала.

Мозаффаров Ринат – катнашучылар өчен җаваплы.

Элемтә өчен телефон 89272423578 һәм электрон почта 2.0mahallah@gmail.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев