Ялкын
КАЗАНДА ӘКИЯТИ ЗАГС ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК?
Казанның Кремль яр буе Гашыйклар көненә әзерләнә башлады: яңа әкият шәһәрчеген ачу 10 февральгә ниятләнә. //Татар - информ//
Казанның Кремль яр буе бәйрәмгә сюрпризлар әзерли – парлылар Гашыйклар аллеясында йөреп, тылсымлы агач янында теләкләр тели алачак. Теләкләр агачында һәркем үз теләген кәгазь битендә язып калдыра ала. Шулай ук аллеяда махсус диварда теләге булган һәркем үз ярына теләкләрен, хисләрен язма рәвештә җиткерә алачак. «Гашыйклар шәһәрчеге 10 февральдән ай ахырына кадәр эшләячәк. Узган елдагы сыман, әмма яңартылган Гашыйклар аллеясы һәм Теләкләр дивары булачак», – дип җиткерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремль яр буе маркетинг бүлеге җитәкчесе Карина Ситдыйкова.
Аллея әкияти ЗАГС эшли торган чатырга тоташа. Әкият шәһәрчеге кагыйдәләре буенча, гашыйк парлар никахлаша, ә аларга язылышу турында таныклык биреләчәк һәм истәлеккә фото булачак. «Әлеге вакыйгага туганнарыгызны һәм дусларыгызны чакырырга киңәш итәбез», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Әкияти ЗАГС җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә 16.00 дан 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Узган ел мондый чара бик популяр булган: 14 февраль көнне генә дә 152 пар әкияти ЗАГСта теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев