Ялкын
"КАЗАНДА КӨРӘШ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА II ФЕСТИВАЛЬ УЗАЧАК"
Бәйрәм уңаеннан оештырыла торган ял көнеңне ничек уздырырга уйлыйсың? Әгәр дә вакытыңны яшел экраннар каршында бушка уздырырга теләмәсәң, безгә кушыл.
2015нче елның 4 нче ноябрендә "Ак Барс" көрәш сараенда Көрәш төрләре буенча II фестиваль узачак. Әлеге фестиваль Россия көрәш төрләре союзының Татарстан Республикасындагы филиалы тарафыннан уздырыла. Россия көрәш төрләре союзының Татарстан Республикасындагы филиалы башкарма директоры Китаев Евгений Александр улы белдерүенчә, Көрәш төрләре союзының мондый фестивальләр уздыру тәҗрибәсе булган инде. 2014 нче елда 23 нче февраль уңаеннан фестиваль оештырылган. Быелгы фестиваль бөтенләй үзгә булачак икән. Беренчедән, Көрәш төрләре буенча фестиваль Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла. Икенчедән, бирегә 20 спорт федерациясеннән 300гә якын спортчы киләчәк. Өченчедән, 2015 нче елгы фестиваль көрәш төрләренең тарихын күрсәтүне максат итеп куя. Кайсы көрәш төре кайчан барлыкка килгән, нәрсәгә нигезләнгән - бу сорауларның барысына да фестиваль вакытында җавап таба алачаксың.
Россия көрәш төрләре союзының Татарстан Республикасындагы филиалы Башкарма комитеты җитәкчесе Даренков Александр Александр улы "Көрәш төрләре тарихы лекция рәвешендә түгел, ә театральләштерелгән куелыш рәвешендә узачак", - дип искәртеп үтте.
Театральләштерелгән куелыштан соң, тамашачы Россиянең иң яхшы тренерлары һәм спортчыларының бүләкләү тантанасын күрә алачак. Соңрак Россиянең 20 спорт федерациясе спортчылары көрәш төрләрендә көч сынашачак.
Көрәш төрләре ул - ул үз-үзеңне яклау дәресләре генә түгел, ә үзүсешкә ирешү юлы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев