Логотип Идель
Ялкын

КАЗАНДА ДЖАЗ


Казанда джаз яши! Бу инде өченче килеше... Филармониябездә «Джазовая Казань» III Халыкара фестивале кысаларында дүрт концерт узды. Биердә классик жанрдан башлап, блюза һәм рок-н-роллга кадәр уйналды... Ачылыш исә танылган шәхес, дөнья киңлегендә танылган джазмен

Деннис Чамберс белән башланып китте. Ул үзенең автор проекты - «Trace elements» программасы белән тамашачыларны тетрәтте. Аның белән бергә супер музыкантлар – Италиядән килгән пианиста Паоло ди Сабатино һәм Чили гитаристы Кристиана Гальвес тә сәхнәне калтратты.


Дәрәҗәсе бар!


IMG_2942
Сәнгать белгече, фестивалебезнеж алып баручысы Александр Маклыгин болайрак бәяләде: «Бүген бик уникаль чара, олы концерт, чөнки сәхнә түрендә дөнья джаз йолдызлары. Деннис Чамберс дәрәҗәсендәге йолдызлар безнең сәхнәдә әлегә кадәр юк иде. Бу шактый югары күрсәткеч. Проектыбыз үсә, фестиваль җитди масштабларга чыга, димәк».

2014 елда ашкалабызда «Джазлы Казан» дип аталган I Халыкара фестиваль узган иде. Хәтерләсәгез, ул чактагы фестиваль программасының беренче көнендә Мәскәүдән килгән Олег Лундстрем исемендәге джаз музыкасы дәүләт камера оркестры һәм Татарстанның филармония джаз-оркестры чыгыш ясады. Россиянең халык артисты, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Борис Фрумкин һәм Татарстан филармониясе джаз оркестрының баш дирижеры Марат Николаев берюлы ике оркестр белән идарә итте. Музыка сөючеләр тарафыннан әлеге алым җылы кабул ителде. Мәскәүдән килгән кунаклар Олег Лундстремның джаз өчен эшкәртмәләрен башкарды. Шулай ук Санкт-Петербургтан килгән Алатея, Мәскәүдән Анна Бутурлина башкаруындагы җырлар фестиваль концертын бизәде.
Концертны журналист, джаз тарихы белгече Владимир Каушанский алып барды. Ул Казан тамашачысын Олег Лундстремның иҗатын бар тулылыгы белән күзалларга мөмкинлек бирде.

Киләчәктә яңа үрләр көтә, Казан джазга ачык шәһәр ләса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев