Логотип Идель
Ялкын

Казанда “Айсылу” фильмының премьерасы булачак

16 август көнне “Киномакс” кинотеатрында “Айсылу” дип исемләнгән фильм премьерасы узачак. Аннан соң төп геройлар һәм төшерүчеләр белән очрашу көтелә.

“Айсылу” мелодрамасы татар Көлсылуы турында. Фильмның төп герое – Айсылу исемле яшь кыз, ул бала чагында авариягә очрый, шул сәбәпле, хәзер култык таяклары ярдәмендә генә йөри. Кыз әнисе белән авылда яши, җырларга бик ярата.

Айсылуны шәһәрдән килгән продюсер күреп ала һәм аннан эстрада йолдызы ясарга вәгъдә итә. Яшь кызга олы сәхнәгә менү насыйп буламы? Ә мәхәббәтен табармы ул?

Фильмда Айсылу ролен Гөлназ Галимуллина уйный, шулай ук Венера Ганиева, Римма Ибраһимова Камал,Тинчурин театрлары артистлары катнаша.

Сценарий авторы булып Алексей Барыкин тора, ул - кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре Гильдиясе призеры, “Ника” кино академиясе номинанты. Режиссерлар: Рөстәм Рәшитов һәм Солтан Сөнгатуллин.

Алексей Барыкын әйтүенчә, әлеге кинофильм туган телләрендә татар киносын күрергә теләгән тамашачы өчен махсус төшерелгән, рус субтитрлары да тәкъдим ителә.




17 августтан фильм прокатка чыгар дип көтелә. Аны көн дә Киномакс» («Тандем»), «Корстон», «Cinema 5» («Парк-хаус»), «Магия кино» ( «XL»), «Мир» кинотеатрларында карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев