Логотип Идель
Ялкын

«КАЗАННЫ НИ КӨТӘ?!»

2015 нче елның гыйнварында Казан  WorldSkills Competition-2019 профессиональ осталык буенча дөньякүләм чемпионат уздыру өчен гариза биргән иде. 10 нчы августта  Сан-Паулу шәһәрендә  WorldSkills International генераль ассамблеясы барышында Казанны презентацияләү булып узды. Нәтиҗәдә, башкалабыз WorldSkills Competition-2019 профессиональ осталык буенча дөньякүләм чемпионатын уздыру хокукына ия булды. Әлеге бәйгедә Казан белән бергә Шарлеруа (Бельгия) һәм Париж (Франция) шәһәрләре дә катнашкан иде.

Татарстанның кампаниясен РФ Президенты Владимир Путин бик теләп яклап чыкты. Казан данын яклауда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм «Росатом» госкорпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко да катнаштылар.

Бәйгедә тавыш бирү ике турга бүленгән иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча бәйгедә катнашучы бер генә шәһәр дә тиешле 29 тавышны җыя алмаган. Казан — 28, Париж — 24, Шарлеруа 5 тавышка ия булганнар. Икенче турдан соң исә Казанны 31, Парижны 26 делегат сайлаган.

Казан инде ике тапкыр WorldSkills Russia дип  исемләнгән эшче һөнәрләр буенча Милли чемпионат уздырган иде. Оештыручылар билгеләвенчә, әлеге чемпионат яшьләр арасында зур кызыксыну уяткан. 2015 нче елның 19-23 нче маенда Казанда булган WorldSkills Russia эшче һөнәрләр буенча III Милли чемпионатта 700 студент, Россиянең төрле регионнарыннан килгән 500гә якын белгеч җыелган. Катнашучылар төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, инофкоммуникация, хезмәт күрсәтү секторы белән бәйле 55 һөнәр буенча үзара ярышканнар.

Казанда узачак WorldSkills Competition-2019 профессиональ осталык буенча дөньякүләм чемпионатта 16 -25 яшьлек егет-кызлар көч сынашырлар  дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев