Логотип Идель
Ялкын

КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ "ҖАНЛЫ" КҮРГӘЗМӘ

Быел Бөек Ватан сугышында Совет солдатларның җиңүенә 72 ел тула. Бөек Ватан сугышы тарихын без тарих китапларыннан, әби-бабайларыбыз сөйләгәннәрдән генә беләбез. Хәер, алар күргән афәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын иде. Татарстанда ул авыр еллардагы тормышны сурәтләгән, моңарчы беркайда да күрелмәгән күргәзмә ачыла.

20 апрельдән башлап 10 майга кадәр Казанда «Жизнь» мультимедиа күргәзмәсе эшләячәк. 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә багышлана ул.

Аңлатып үтик: әлеге күргәзмә – 40–метрлы махсус экраннан һәм 10 профессиональ кинопроектордан торган заманча мультимедиа системасы. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары җанландырылган фотографияләрдә, документаль кадрларда чагыла. Җанга үтеп керә торган музыка, күләмле ут сугыш елларындагы тормышны тоярга мөмкинлек бирә.

2016 елда күргәзмә Чуашия, Удмуртия, Мари Эл республикаларында, Ульян өлкәсендә, Пермь крае, Түбән Новогород өлкәсендә булып өлгергән. Бу чара сугыш турында әле беркем сөйләмәгән кебек сөйләячәк.

Бөек Ватан сугышының төп вакыйглары турындага уникаль кадрларны Казан Кремленең «Манеж» залында күреп була.

Күргәзмәнең эш вакыты: сишәмбе – якшәмбе – 10.00 – 18.00, җомга – 11.00 – 20.00. Дүшәмбе – ял көне. Соңгы сеанс зал ябылырга 40 минут кала башлана.

Күргәзмәгә керү бушлай. Ләкин +7(912)709-55-84  телефоны буенча яки пфо.выставкажизнь.рф сайтында алдан язылырга кирәк.

Проект 2015 елда Киров шәһәрендә ачылды. Проектны нәкъ менә шушы өлкә тормышка ашыра. Татарстанда күргәзмәне оештыруга Республика Хөкүмәте, «Манеж» күргәзмә залы ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев