Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАН ЕГЕТЛӘРЕ" СОЛИСТЫ КЕМГӘ ТӘКЪДИМ ЯСАГАН?"

Башкалабыз мәдәни чараларга бик бай. Концерт яки берәр танылган шәхес белән очрашу оештырам дисәң, тамашачыны җәлеп итү, зал тутыру өчен, шактый күп көч түгәргә кирәк. Яңа гына сәхнәгә менеп килүче яшь җырчыларга бигрәк тә авырга туры киләдер, мөгаен. Ә исемнәре яңгыраган, инде халык арасында танылу яулап өлгергән сәхнә йолдызлары нишли соң? Алар ничек игътибар җәлеп итә?

Бүген, мәсәлән, "АМАКС Сафар-отель" кунакханәсендә 30 нчы ноябрьдә булачак "Бәйрәм бүген" концерт программасына багышланган пресс-конференция булып узды. Очрашуда "Казан егетләре" төркеме һәм аларның продюсерлары Мәҗитов Рафаэль Евгений улы, Илсөя Бәдретдинованың продюсеры Шиһапов Илфак Илдус улы, "Татаrica" оркестры җитәкчесе Ринат Арифулла улы Халитов катнашты.

Концертны оештыручылар әйтүенчә, "Казан егетләре", Илсөя Бәдретдинова һәм "Татаrica" оркестрының бер сәхнәдә чыгыш ясавы, беренче карашка, сәер тоелырга мөмкин. Ләкин, чынлыкта, бу бик уңышлы тандем икән. Шуңа өстәп, тагын бер кызыклы сәбәп бар: һәр җырчының үз тыңлаучысы була һәм алар, күпчелек очракта, яраткан җырчыларына тугры булалар, башка концертларга йөрмәскә дә мөмкиннәр. Ә бирегә килгән тамашачы берьюлы берничә стиль, жанр белән таныша алачак.

Концертка килгән һәркем "Казан егетләре" төркемен бик үзенчәлекле, милли костюмнарда күрә алачак. Тамашачыларны, инде яратып өлгергән хитлары белән беррәттән, татар халык җырлары һәм ретро җырлар көтәчәк.

Очрашуга килүчеләрне "Казан егетләре" төркеме солисты Айдар Әгъләмовның әлегәчә өйләнмәгән булуы бик кызыксындырды. Җавап итеп, Айдар залда утырган кызларга үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итте!:-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев