Логотип Идель
Ялкын

КАРБЫЗ КӨНЕН БӘЙРӘМ ИТӘБЕЗМЕ?

3 августта АКШта Милли Карбыз көне билгеләп үтелә. Америкада бу тәмле һәм сусыл җиләк җәйге пикникларның аерылгысыз сые булып тора. Сусауны басуы өстенә, карбыз калориясез ризык та. Шуңа күрә шәхси бәйрәмгә ул, һичшиксез, лаек! Бу бәйрәмне кем һәм кайчан уйлап тапканы да билгеле түгел. Әмма моңа карап, бәйрәм үзенең популярлыгын югалтмый, киресенчә, аны бәйрәм итүчеләр елдан-ел арта бара.



Карбыз көнен ничек бәйрәм итәләр икән?


Әлбәттә, табигать кочагында ял итеп һәм бик күп карбыз ашап! Соңыннан карбыз кабыгыннан кисеп ясалган иң яхшы сынга бәйге дә уздыралар икән әле.


АКШта карбыз бик популяр, аеруча Латин Америкасында аны үз итәләр. Хәер, кем генә яратмый икән аны?! Үзе зур, үзе баллы әлеге ризык гади генә табынга да бәйрәм рухы өсти.


Бүгенге көндә дөньяның 96 илендә карбызның 1200дән артык төре үстерелә.



Карбызның туган ягы


Тарихчылар фикеренчә, карбызның туган ягы булып Көньяк Африка санала. Х гасырда ул инде кытайлар арасында да тарала һәм шунда ук бик кадерле сыйга әйләнә. Шулай ук кытайлар карбызны дәвалау үзлекләре өчен дә яраткан. “...Ашар алдыннан карбыз куллансаң, ул тәнне чистарта һәм тәндәге авыруларны чыгара”, - дип санаган әлеге халык. Бүгенге көндә дә Кытай карбыз үстерү буенча беренче урында тора. Аннан зур аерма белән Төркия, Иран, Египет, Америка илләре, Россия һәм Үзбәкстан бара.


Карбыз көне


Россиядә һәм Европа илләрендә беренче карбызлар якынча ХI – ХII гасырда барлыкка килгән дип санала. Америкада исә карбыз бары тик ХVI гасырда гына күренә башлый.


Япония исә карбызның төрләре белән дан тота. Анда хәтта квадрат, пирамида формасындагы карбызлар да үстерәләр. Диаметры 10 см булган нәни карбызларны да, эче сары төстә булганнарын да табарга мөмкин биредә.


Карбызда 90% артык су һәм 6% тирәсе шикәр бар. Карбыз А, В һәм С витаминнарының алыштыргысыз чыганагы булып тора.



Карбыздан ризыклар


Шуларга өстәп, карбыздан күп төрле тәмле ризыклар да әзерләргә мөмкин. Кагыйдә буларак, аларны шунда ук ашап бетерергә кирәк, югыйсә, бозылуы ихтимал. Төрледән - төрле десертлар, җиләк - җимеш салатлары, эчемлекләр – карбыздан әзерләнгән тәм - томнардан беркем баш тартмас. Көньякта карбызның согыннан нардек (“карбыз балы”) ясыйлар икән. Моның өчен сокны бал куелыгына килгәнче кайнаталар. Карбызның кабыгыннан исә кайнатма ясыйлар. 1796 елда Америкада нәшер ителгән аш-су китабында карбыз кабыгын маринадларга өйрәткән рецепт дөнья күргән була.


Җәйнең иң тәмле чоры – карбыз өлгергән чор, дуслар. Без дә карбыз көнен бәйрәм итик! Дуслар белән җыелышып, табигать кочагында яки өйдә карбыздан төрле тәм-томнар, котейльләр әзерлик. Файдалы да, тәмле дә әлеге ризыкны ашап, җәебезне тагын да ямьлик!


 Чыганак: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3308/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев