Логотип Идель
Ялкын

«КАРА МӘЧЕНЕ ГАЕПЛӘМӘ!»

Йә, дустым, бер мизгелгә генә күзеңне йом да мине табиб буларак күз алдыңа китер. Зу-уу-ур шприцлы һәм йөрәккә шом салучы кырыс йөзле итеп. Ха! Курыктыңмы?! Теге бик нык ашыккан чагыңда юлыңны кара мәче кискәндәге кебекме?

Миссис Хорафатолог

Йокыдан торганда кайсысы белән басыйм, дип аякларың белән әке-бәке саныйсыңмы? Җомга көн 13е сиңа бомбалы кырда йөрү белән берме? Күзләреңне шар ачып, «әйе... әйе...», дип утырасыңмы бу мизгелдә? Димәк, миңа нәкъ менә син кирәк. Хорафатолог Зилә кунаклаган ашыгыч ярдәм машинасы ярдәмгә ашыга. «Вию-вию вию......»

Тозлы, писүкле Хорафатия иле

Хорафатларны ике төркемгә бүләм:

1) Тормышның бар ямен җибәрүче – тозсыз хорафатлар.

2) Яшәешебезгә бизәк булып торучы баллы хорафатлар.

Беренче очрак күпләргә таныш. Барасы җиреңә 15 метр ара калды, ди, тик... юлыңда, үч иткәндәй, кара мәче пәйда булды. Син инде, әлбәттә, борыласың да әйләнгечтән барырга мәҗбүр буласың. Нәтиҗәдә, соңга каласың!

Бәхет китерә торган күлмәк, галстук, чәч каптыргыч, чалбар, эшләпә – болар барысы баллы хорафатлар. Син үзеңнең киребеткән баш миеңә «бу кием миңа булыша, бу каптыргычтан уңай энергия бөркелә» дип сеңдерәсең. Һәм шулай килеп чыга да. Ә син моның ни өчен шулай килеп чыкканын чамалыйсыңмы? Чөнки хорафатка иярүчеләр теге яки бу предметның файда китерәчәгенә беренче итеп үз-үзләрен ышандыра.

Кара мәче эзләп йөрмә!

Кызык өчен генә берәр иртәңне көзге каршына басып, «бүген бар эшләрем да супер-пупер булачак, бернинди кара мәче дә, чәчелгән тоз да миңа комачаулый алмас», дип башлап кара әле. Аннан елмаеп ишекне ач һәм кабатланмас, төрле кызыкларга бай көнеңә рәхим ит! Ә шуның икенче көнендә сул аяктан торып, чыраеңны иң ачы лимон капкандай сыт һәм көне буе урам буйлап «кара мәче» эзләп йөр. Күңелсезлекләр сиңа гарантияләнә.

Тик бу очрактан да җиңел генә котылып була. Дарулардан сиңа «Елмайтигин», «Уңышцин» һәм «Күтәренке кәефгель» язып бирә алам. Кояш болытлар артына кача башлауга, шуларны эчеп, сылаштырып ят. Иң сөендергәне – шушы иң кирәкле антидепрессантларны без бушка алабыз. Өстәвенә, күпме куллансаң да, бетми, зыяны да юк. Үземдә сыналган.

«Карамәчефобия» йоктырган кешеләр

Алар да без сулаган һаваны сулый, без эчкән суны эчә. Алар безнең арада. Йәгез, шуларның кайберләре белән танышыйк әле.

Фирая Салиховна Мортазина (укытучы):

– Хорафатларга яши-яши ышана башладым. Бу сыйфатым миннән кызларыма да күчте. Беркайчан да юлга чыгар алдыннан һәм туган көнемдә тырнак кисмим. Ә берчакны юлга чыгасым барлыгын онытып, тырнак кискән идем, нәтиҗәдә, акча янчыгым югалды. Йолдызнамәдә дә ул көнне юлга чыгарга киңәш ителми, диелгән булган. Анысын кичен генә күрдем.

Ә менә «кара мәче», җомга 13енә бөтенләй ышанмыйм. Инде бик күп еллар тату гомер итүче ирем белән дә нәкъ шул көнне өйләнештек.

Виктория Уваева (11нче класс укучысы):

– Иң ышанган хорафатым җомга 13е иде. Ник «иде» дим, чөнки узган елгы туган көнемнән бирле бу хорафатка бүтән ышанмыйм. Туган көнем шушы көнгә туры килеп, иртәдән кичкә кадәр күңелем тыныч булмады, бу матур көнемне ни дә булса бозар кебек тоелды. Тик, бәхеткә, туган көнем хәвеф-хәтәрсез генә, мәңге истә калырлык булып узып китте.

100 процент дөрес хорафатлар

Хорафатолог буларак әйтәм: түбәндәге хорафатларга ышан, 10 кешенең 9ында алар чынга аша:

‼ Әгәр дә укучылар матур итеп киенеп-ясанып, чәчәк тоткан икән, димәк, тиздән бәрәңге алыр чак;

‼ Кояш яктасында кара түгәрәкләр пәйда булган икән, димәк, тәрәзәңне юар вакыт җиткән;

‼ Баш өстеңнән күгәрченнәр оча? Көт тә тор: кер юарсың.

‼ Әниең әтиеңә чыршыны җый, дип бәйләнми башлаган икән, димәк, өч көннән – Яңа ел.

Әллә шул 9 кеше арасында син дә бар?! :)

Хорафатларга ышану ул – үз-үзеңне ышандыру

Әйдә инде, әйдә, сора. Беләм бит инде нәрсә дип сорарга маташуыңны. Ышанаммы мин хорафатларга, юкмы? Американнар сыман, үземне хорафатларга ышанмаучылар рәтенә кертә идем. (Ник дигәндә, алар чәчәкнең җөп сандагысын да бүләк итә, өйләрендә дә рәхәтләнеп сызгырып йөри). Язмамның төп максаты да – азмы-күпме хорафат чиренең билгеләре күзәтелгән кешеләрне бу сәер авырудан «дәвалау», хорафатларга артык ышанып китеп, күңелсезлекләргә юлыкмауларын булдырмау иде. Әмма мәкаләне язу барышында бу чирнең билгеләре үземдә дә ачыкланды.

Әйе, без үзебез дә сизмәстән хорафатларга ияреп яшибез, чөнки аларның кайберләре традицион рәвештә буыннан буынга күчеп килә. Мисаллар җитәрлек: кечкенә чагымда миңа гел «өстәлгә утырма, кечкенә каласың», дип тәкърарлыйлар иде, әллә шуңа буем кечкенә инде?

«Өстәлне кәгазь белән сөртмә, тавыш чыга». Хәтерлим әле, бервакыт сеңелләрем белән «сөртмә кәгазь белән» дия-дия аздан гына сугышып китмәгән идек. Хорафатларга ышану – ул, әйткәнемчә, үз-үзеңне ышандыру.

«Авыру» табибтан киңәшләр:

Күзәтүләрдән күренгәнчә, хорафат синдромы һәрберебездә күзәтелә икән бит. Димәк, нәтиҗә ясыйбыз:

1) Беркайчан да, ишетәсеңме, беркайчан да юлымны кара мәче бүлде әле, дип кире борылма. Кара мәченең бер гаебе дә юк, ул кара булып туам әле мин, дип тә йөрмәгән, йон төсен дә сайлап алмаган.

2) Баллы хорафатларга, әгәр дә алар сиңа, чыннан да, ярдәм итә икән, аз гына ышанып кара инде.

3) Мин язган дару һәм гельләрне кулланырга онытма :)

P.S. Чир китә, гадәт кала, диләр. Язмам кылларыңны кыймылдатмаган икән, мең гафу, мин әле чын хорафатолог түгел, өйрәнчек кенә. Колагыңа бер нәрсә генә пышылдыйм әле: борчылма, җомга 13е июньдә генә килә. Аңарчы вакыт бар әле. Иркенләп яшә. Тик алдыңны-артыңны карап йөр. Кара мәче чыгып, юлыңны кисә күрмәсен ;) Ә инде кисә-нитә калса, агачка өч тапкыр суккалап, җилкәң аша төкергәләп куй, файдасы тими калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев