"КАМАЛ ТЕАТРЫНДА "ИСӘНМЕ, УЛЫМ!" СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫ"
20 һәм 21 декабрьдә Камал театрында Б.Абдураззаков пьесасы буенча "Исәнме, улым!" спектакле премьерасы була. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Рольләрдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, шулай ук Ләйсән Фәйзуллина һәм Алинә Мөдәрисова.
Пьесаның бөтен эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүеннән гыйбарәт. Ананың бөтен тормышы улын кешелеклелеккә өндәүгә көйләнгән.
«Пьеса минем күңелемә бик якын. Спектакльнең режиссеры – улым Фәрит Бикчәнтәев белән узара мөнәсәбәтләр темасы ул минем өчен. Мин үз-үземне уйныйм дип әйтергә дә була – улы өчен борчылучы әни кешене. Ләкин Фәрит сәхнәдә үз-үземне гәүдәләндерүгә кискен каршы, ул миннән образны уйнавымны таләп итә. Гомумән алганда, репетицияләр җиңел бирелми», – ди төп рольне башкаручы Наилә Гәрәева.
«Мин пьеса авторы Барзу Абдкраззаков белән яхшы таныш. Мин ГИТИСның 1 курсында укыган вакытта ул Анатолий Эфрос курсын тәмамлады. Без аның белән шунда таныштык. Барзу ике кешелек пьеса язды, ә безнең театр өчен бу гадәти күренеш түгел. Миңа калса, рәссам Булат Ибраһимов белән без Кече сәхнә өчен бик кызыклы чишелеш таптык», - ди режиссер Фәрит Бикчәнтәев.
Режиисер һәм рәссам сәхнә бизәлешен ничек хәл иткәннәр? Ана һәм улның телефоннан сөйләшүләре нидән гыйбарәт? Болар барысы да 20 декабрьдә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев