Логотип Идель
Ялкын

«КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА СТИЛЬ ТӘКЪДИМ ИТӘ»

110нчы юбилей сезоны алдыннан Камал театры яңа фирма стилен тәкъдим итә. Театрның бөтен реклама продукциясе үзгәрә: афиша һәм програмкалардан башлап, рәсми сайтка кадәр.

Барыннан да бигрәк, театрның логотипы алышыну игътибарны җәлеп итә. Ләкин яңа стиль логотипның тагын башка альтернатив вариантлары булу мөмкинлеген чикләми.

Яңа стильнең төп төсләре кара һәм кызыл. Басма продукция һәм сайтта, шулай ук, башка төсләр дә кулланыла: фирүзә һәм көрән. "Фирүзә төсенең үз үзенчәлеге бар. Фирүзә төсендәге Кабан күле, ә күлнең яр буенда кораб сыман Камал театры бинасы "тукталган". Дизайнер өчен, шулай ук, легендар "Зәңгәр шәл" дә бер этәргеч булды", - ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Дизайнер Наталья Агапова фикеренчә, яңа фирма стилендә иң мөһиме төсләр дә, рамка да, хәтта макетның 10% алып торган логотип та түгел, ә гомумән татар мәдәниятенең купшылыгын орнаменталь булуын күрсәтү. "Бу бигрәк тә 20-30 еллар афишаларында, шамаильләрдә, реферансларда ачык чагыла. Шуңа күрә, стильнең төп элементы булып рамка һәм орнамент тора", - ди дизайнер.

Театрның рәсми сайты да үзгәреш кичерде http://kamalteatr.ru/. Сайтның йөзе тулысынча үзгәрде. Ул якты һәм заманча төсләр алды. Фотосурәтләр зурайтылды, шрифт уку өчен уңайлыракка алышынды, кыскасы, интерфейсы гына түгел, сайтның гомум эшчәнлеге дә үзгәрде: ул хәзер тизрәк эшли, уңайлырак һәм күп функцияле. "Нәүрүз", "Һөнәр" фестивальләрендә, "Яңа татар пьесасы" конкурсында катнашырга теләүчеләр хәзер заявкаларны турыдан-туры сайтка гына җибәрә ала. Сайтта, шулай ук, интернет-кибет ачылды: анда спектакльләрнең видеоязмаларын, китаплар, аудиоязмалар һ.б. сатып алырга мөмкин.

"Безнең театр һәрваккыт хәрәкәттә, иҗади эзләнүдә. Йөз елдан артык яшәү дәверендә театрның бер генә дә туктап торганы юк. Шушы еллар эчендә репертуар гына үзгәреп калмады, эчтәлек тә, форма да үзгәрде", - ди театрның директоры Илфир Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев