Логотип Идель
Ялкын

«КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН». 17 НЧЕ НОЯБРЬ. 17 ЯШЬ ШАГЫЙРЬ. 7 ОСТАЗ.

2016 елның 17 ноябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрның Кече сәхнәсендә «Калеб. Яңа дулкын» проекты моңарчы булмаган форматта кабатланачак. Күптәнге традиция буенча, иҗатының башында торган, әле яңа танылып килгән яшь шагыйрьләрне барлау, берләштерү һәм иҗатларын халыкка таныту максатыннан оештырылса да, бу юлы ул бераз үзгә булачак.




Сәхнәдә күренәчәк яшь шагыйрьләрне төрлечә эзләдек – конкурс-бәйгеләр аша билгеле булган иҗатчыларны да җыйдык, социаль челтәрләрдә популярлык казанганнарын да. Шуңа да «Яңа дулкын»ның беренчесе сайлап алу туры форматында уза. Кичә дәвамында 17 яшь шагыйрь арасыннан 7 остаз иң-иң сәләтлеләрен сайлый. Шагыйрьләр: Алсу Сәлахова, Гөлзилә Гафурова, Гүзәл Закирова, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Наилә Фәйзрахманова, Эльвира Рәфыйкова, Регина Газизҗанова, Ләйлә Хәбибуллина, Римма Фәррахова, Эльнар Байназаров, Алинә Галиева, Ландыш Салихова, Алия Әбрарова, Рузилә Әмирова, Зөлфия Ибләминова, Гөлүсә Шиһапова.




яңа дулкын




Остазлар...


Әлегә исемнәре – сер. Сайлап алу – мөмкин кадәр гадел һәм җитди булсын өчен! Шунысын әйтә алабыз: яңа заман шигъриятенә бәяне абруйлы өлкән шагыйрьләр генә биреп калмый, яшь иҗатчының сәхнә осталыгын бәяләр өчен – режиссер, образлар белән эш итә белүенә игътибар итәр өчен – рәссам, шигырьнең эчке музыкасын, ритмын тояр һәм аңлатып бирер өчен композитор һ.б. төр белгечләр дә булачак.




яңа дулкын 1




Яшь шагыйрьләр иҗатына моңа кадәр классикларны гына сәхнәдән укыган мәртәбәле артистлар өр-яңа яңгыраш өрде. «Яңалар»ның шигырьләрен тамашачы Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиевлар башкаруында ишетә алачак.
Мөһим искәрмә: бу кичәдә барысы да нәкъ урынында һәм вакытында хәл ителә. Кайсы иҗатчының татар шигъриятендә лаеклы урыны бар – моны, остазлар белән бергә, сез дә билгеләячәксез. Бер генә тавыш та хәлиткеч булырга мөмкин!

 КАМАЛ ТЕАТРЫ. КЕЧЕ СӘХНӘ.

БАШЛАНА: 18:30 ДА






шагыйрь 1




 КЕРҮ БУШЛАЙ!

Исегезгә төшерәбез: «Калеб» яңа буын җыены киң аудитория өчен яңа исемнәр ача, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшьләргә үз тамашачысын табарга булыша. Бу максаттан ул берничә юнәлештә эшли:


  • Төрле мәйданнарда зур форматта кичәләр үткәрә.

  • Кече форматта аерым иҗатчылар белән очраша.

  • Виртуаль дөнья аша сәнгатькә, әдәбиятка якынайта: http://kalebtatar.ru/;http://vk.com/kalebtatar

  • «Тәртип FM» радиосы (93,5 ешлыгы) аша яшьләр иҗаты белән таныштыра (һәр атнакич 21:00 сәгатьтә, кабатлавы шимбә: 22:00 сәгатьтә).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев