«КАЛЕБ» БЕРТУКТАУСЫЗ ТАКТАШНЫ УКЫРГА ЧАКЫРА
Такташны укыр өчен иң шәп вакыт – апрель.
Такташны укыр өчен иң шәп урын – «Такташнонстоп».
Шуңа күрә 3 апрельнең 3 сәгатендә Такташ бертуктаусыз укылачак.
«Калеб» яңа буын җыены «Такташнонстоп» арт-перфомансы уздыра. Чарада һәр теләүче сәхнәгә чыгып Такташ шигырьләрен укый алачак. Перфоманста танылган шагыйрьләр, музыкантлар, журналистлар, актерлар да катнаша. Шигырь ташкынына Рәдиф КАШАПОВ, Радик СӘЛИМОВ һәм Tatarsis проекты музыкасы кушылачак.
Катнашу өчен өч гади шартны үтәү зарур: - Вконтакте челтәрендә «Калеб» төркемендә теркәлергә: https://vk.com/kalebtatar;
- 29 мартка кадәр Такташ шигырен укып, төркемгә #такташнонстоп хештегы белән видео йөкләргә;
- 3 апрель көнне Кремль урамы 21 йортка килергә.
«Такташнонстоп» Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә JADIDFEST фестивале кысаларында уздырыла. Фестиваль программасында «Кутуй һәм феминизм», «Казан, Такташ һәм аның хатыннары» лекцияләре, рус телле татар бестселлерларына багышланган дискуссия, балалар өчен мастер-класслар һәм милли брендлар җитештергән товарлар күргәзмә-ярминкәсе дә бар.
НӘРСӘ: «Такташнонстоп»
КАЙДА: Казан, Кремль урамы, 21 йорт
КАЙЧАН: 3 апрель, 16:00 - 19:00
КЕМНӘР ӨЧЕН: тынлыктан туючылар һәм апрельне дөрес итеп башларга теләүчеләр өчен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев