Логотип Идель
Ялкын

КАДЕТЛАР СӘНГАТЬНЕ БЕЛЕРГӘ ТИЕШМЕ?

Офицерлар - затлылык, укымышлылык, намус үрнәге булган һәрвакыт. Белем ягыннан да, сәнгатьне аңлаулары, кабул итүләре белән дә аерылып торганнар алар. Булачак Ватан сакчыларыбыз - кадетлар да бу традициягә хилафлык китерергә тиеш түгел дип хәл иткәннәр Россия хәрби-тарихи җәмгыятендә.

кадетлар 1

Музейда Россия кадетлары көне


Россиянең Мәдәният министрлыгы һәм  Россия хәрби-тарихи җәмгыяте уйлашканнар-уйлашканнар да, елның бер көнен кадетлар өчен музейларга йөрү көне итеп билгеләргә булганнар. Бу көнне алар музейга бушлай керә алачак.

Проектның беренче көне 14 октябрьга билгеләнгән.


Кадетларны каршы алырга безнең Милли музей махсус әзерләнә. "Безнең горурланыр, саклар тарихыбыз бар" дип аталган театральләштерелгән хәрби-патриотик чара әзерли алар. Ә тагын кадетлар "Билгесез сугыш" дип аталган тематик экскурсия  XVIII-XX гасыр кораллары белән таныша алачак.

кадетлар 2

"Безнең горурланыр, саклар тарихыбыз бар" - 1812 елда Малоярославец артында булган яуга багышланган чара. Ватан сугышының бер бите ул - халыкның кыенлыклар алдында югалып калмавын күрсәтә торган матур тарих. Бу сугыш турында сөйләгәндә Бородино күбрәк искә алынса да, нәкъ менә Малоярославец яны сугышлары Наполеонны планнарыннан баш тартырга мәҗбүр итә. Ә бу сугышка кадәр халык ничек яшәгән, сугышта нинди стратегия кулланганнар, рус армиясе чит ил походларына ничек йөргән - кадетлар бу турыда 14 октябрь көнне беләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев