Логотип Идель
Ялкын

«КӨЗЛӘРЕМДӘ КАЛАМ»

Җил әкрен генә җирдә яткан сап-сары яфракларны биетә. Алар бер-берсе белән уйнап, шушы салкын көздә үзләренең кәефләрен күтәрергә тырышалар.


Ә мин акрын гына яңгыр үпкән сукмаклардан атлап киләм. Ә үзем күкне күзәтәм.Соры болытлар коточкыч бер сурәтләр ясап, каядыр агылалар, каядыр ашыгалар. Алар артыннан кошлар да каядыр оча. Күрәсең, туган якларын ташлап, җылы якка таба китүләредер. Ә күңел кояш нурларында иркәләнергә тели. Йөрәккә җылы кирәк. Куллар көзнең салкынына түзмичә, тизрәк кесәгә ашыга. Сагышка күмелгән хисләр дәрьясы күңел дә нидер тели...каядыр талпына, ашыга...Ә мин ялгыз. Елак көзнең зарларын тыңлаучы бары бер дус кына. Күпме генә көздә сине эзләсәм дә таба алмаячакмын. Чөнки безнең сөю мәңге безнең йөрәкләрдә генә яшеренеп калачак.


***


“Бу уенны син үзең башладың, ә үзең миннән качып йөрисең. Шуңа бөтен җен ачуым чыга. Мине үзеңә гашыйк иттердең дә, хәзер читтән генә күзләп миннән көлеп йөрисең. Йә, рәхәтме? Әйе, мин сиңа гашыйк. Син теләгеңә ирештең!!!Тик, зинһар, берәр сүз булса да миңа дәш. Җавап ничек кенә булса да мин түзәрмен. Бары тик чын дөресен әйт,”- дип, Алсу мендәренә капланып елады.җавапсыз мәхәббәт учагында янучы бу яшь йөрәк ни эшләргә белмичә бәргәләнеп типкән вакыты. Гашыйк булган күңел сөю хисләреннән ташый- ташый елга булып ага. Йөрәк түрендә инде күптән кереп яшеренгән хисләрен сөйгән ярына сөйли алмавына җен ачуы чыга иде аның. Ике ел буе тилмереп, кайнар сөю ялкынында янып йөри Алсу. Бу сер аның күңелен тырный һәм кисәкләргә бүлгәли. Менә әйтәм-әйтәм дигәндә генә, кызыкай кабат куркып кала. Җавапсыз мәхәббәттән курка ул. Алсу барлык йөрәгендә, күңелендә булган хисләре белән уртаклашыр да, ә ул бу сүзләргә бары тик көлеп кенә карар кебек тоела.


Бүген йолдызлар якты яна, күк йөзе яп-якты. Әнә аларның патшалары ай да Алсуга ничек итеп уйчан елмаеп, күзен кыса.


“Әйт, кызыкай, сереңне! Яшереп йөрмә,”- дип, әйтәдер кебек тоела аңа. Төннең бу тынлыгы да Алсуның күңеленә бер шом сала иде. Тәрәзә аша күкне күзәтеп, кыз озак уйланып ятты.”әйтергә кирәк, әйтергә,” –дип типте аның йөрәге. Шулай эшләр дә Алсу, ахрысы. Чишмә кебек ургылып агучы хисләрен аның бүтән яшереп йөртәсе килми иде.


Алсу ак бит кәгазе алды. Бүген ул күңелендә булган бар хисләрен каләм ярдәмендә назлы сүзләре белән бизәп, мәхәббәтен аңлатачак.


Кызый хатны башлап җибәрә алмыйча озак маташты...Әйтәсе сүзләр күп, тик аларны ачып салу гына Алсуны куркыта иде шул. Уйлары белән ул озак уйнады. Озак кына утыра торгач, шактый гына күләмле мәхәббәт хаты килеп чыкты.


“Бүгенге язылган сүзләрем сиңа бераз сәер булып тоелыр, ләкин алар чын күңелдән язылган мәхәббәт юллары бит...Хатны укыгач, хисләремнән


көлерсең дип курыксам да, бөтен күңелемдә булган “байлыгымны” җыйдым да, шушы бәләкй генә кәгазь кисәген сиңа бүләк итәргә булдым. Мин синнән бергә булуыбызны сорап, ялынып язуым түгел, ә бары тик хисләремнән тулган күңелемне бушатасым гына килә. Синең янәшәңдә сине эчкерсез яратучы бер тиле кызыкай яшәвен белүеңне генә телим...”


***


Ә мин акрын гына яңгыр үпкән сукмаклардан атлап киләм...синең белән...Язмышка шулай безне очраштырганга, йөрәкләребезне бергә тибәргә, ә күңелләребезне бер сөю ялкынында янарга мәҗбүр иткәне өчен рәхмәтлемен...


Комазан башы авылы тарихы.


(Тарихи-документаль эзләнүләрдән кыскача алынды.)


Элек Комазан башы авылы кырык хуҗалыктан торган татар авылы булган. Соңыннан 15 нче гасыр азагында әлеге авылны Иван Грозный вәкилләре чукындыралар. Шулай ук кайберләре качып китәргә дә өлгерә.


Комазан башы авылының барлыкка килү тарихы болайрак яңгырый.


Иң элек авылга Иске Комазан авылннан ярулла һәм Дөяр исемле кешеләр күченеп утыралар. Аларның берсе Кыр башына, ә икенчесе хәзерге авыл урынына урнаша. Моңа карамастан, алар соңыннан бергә яши башлыйлар һәм авылга Комазан башы исеме бирелә. Ул- Су башы дигәнне аңлата.


1910 нчы елда авылда Алкин һәм Акчишмә авыллары халкы ярдәмендә дамба төзелә, шулай ук бергәләшеп ташлардан амбарлар тергезелә. Шушы ук елларда Белов исемле кеше завод төзү нияте белән чыга. Ләкин сугыш чыгу сәбәпле ул хыялга ашырылмый кала. Ул бары тик анда чана ясый иорган тимерчелек кенә төзетә. Аны Алексеев Алексей җитәкли.


20 нче гасыр башында авылда май заводы төзелә. Ул петухов Дмитрий ярдәмендә сафка баса. Анда киндер, җитен майлары чыгарыла торган булган.


1914 нче елда Германия империалистлары сугыш башлау нәтиҗәсендә, авылның куп кенә ирләре сугышка китә. Авылның иген игүе сүрелә.


Бары тик 1917 нче елда җир бүлешү халыкның үзенә тапшырылгач кына, иген игү яңадан башланып китә. Халыкның томышы яхшыра башлый. Комазан башының күп кенә җирләренә исем ббирелә. Авыл территорисендә Поп җире булуы билгеле. Әлеге урыннар хәзерге вакытта да сакланган. Шулай ук Лесник, крестьяннар җирләре барлыкка килгән.


Комазан башында колхоз 1929 нчы елның апрелҗ аенда төзелә башлый. Аны Михайлов Иван оештыра.15 хуҗалыктан торган элеге колхозга “1 нче Май” исеме бирәләр. Колхозның ныклы төзелеше 1930-31 нче елларда да дәвам итә. Тарихка күз салсак, колхоз төзүчеләр-халыкка зур тормыш бирүчеләр: Михайлов Иван, Ильин Максим, парторг Михайлов саналалар. Соңыннан колхозның председателе итеп Леонтьев Николай сайлана. Авыл алты бригадага бүленә һәм колхозда булган барлык атларны аларга тапшыралар. Шулай ук һәрбер бригаданы берешәр бригадир җитәкли һәм аларга басу бүленеп бирелә. Зур гына чәчүлекләрне игеп, бригадалар


халыкны икмәкле итәләр. Тиешле икмәкне дәүләткә бирелә, ә клаганы колхозчыларга бүленеп бирелә.


1941 нче елның 22 нче июнендә илдә сугыш башлана. Комазан башы авылыннан да 140 кеше яуга китә.


Степанова Анна сөйләгәннәрдән:


“Без басуда,фермада эшләдек. Кояш чыккач эшкә китеп, кояш баткач кайта идек. Ашлык күп булса да, аны сугып бетереп булмый иде. Эш көче җитмәде. Атлар җигәргә ирләр юк иде.”


Комазан башы авылы 1951 нче елга кадәр аерым колхоз булып тора. Нәкъ менә шушы елда ул Дүсмәт авлы белән “Чулпан” колхозы исеме астында кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев