Логотип Идель
Ялкын

КӨТЕЛМӘГӘН ЛАЙФХАК: КЕМНЕ КУНАККА ЧАКЫРЫРГА?

Күз алдыңа китер, син туган көн яки Яңа ел кичәсе уздырасың. Синең дусларың арасында Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр дә, төрле милләт кешеләре дә бар, ди. Сиңа мөмкин кадәр күбесенең килүе кирәк. Чөнки чакырып кунагың килмәсә, бәйрәмнең бәйрәм булуы шикле. Дусларыңның кайсының бәйрәмгә килү ихтималы зуррак? Моны алдан ничек чамаларга? Шундый очрак өчен – бу лайфхак.

#1

Татарстанның менә шушы шәһәр һәм районы кешеләренең килү ихтималы зур:

Кайбыч – 98 процент;

Лениногорский – 96 процент;

Әлмәт – 90 процент;

Чаллы – 83 процент;

Яшел Үзән һәм Түбән Кама – 80 процент;

Казан – 53 процент.

Һәрхәлдә, Татарстанда сайлауга килүләре буенча менә шундый нәтиҗә ясарга була. Кайсы районда күпме кешенең тавыш бирүен Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте бүген.

ekzam

#2

Шунысын да мыегыңа чорнап куй: шәһәр кешеләренә караганда авыл кешеләренең чакыруыңны кабул итү ихтималы зуррак. Сайлауда шундый хәл күзәтелгән. Моның сәбәбе нәрсәдә?

“Авыл кешесе мәрхәмәтле һәм рәхмәтле халык. Су сорасаң, ул сиңа чәй бирә. Чәй сорасаң, шәраб салып бирә. Шәраб сорасаң, кунарга кал дип әйтә. Бу – авыл кешесенә генә хас сыйфат.” – дип саный Әгъзәм Гобәйдуллин. Авыл кешесенә сайлауга килер өчен тагын бер сәбәп: хәзер авылда тормышның күпкә яхшырак булуы. “Авылларның күбесендә газ бар, юллар яхшырды, мәдәни һәм социаль объектлар төзелә. Авылда яшәү шартлары шәһәрдәгедән ким түгел дисәм дә ялгышмам”, - ди ул.

#3

chay

Тагын бер кызыклы мәглүмат: төрле милләт кешеләре арасыннан бәйрәмеңә татарлар күбрәк килер, мөгаен. Моны, әлбәттә, татарларның чәй яратуы белән дә бәйли аласың.

Ә менә сайлауда чәй дә эчертмиләр бит. Шуңа карамастан, башка төбәкләрдә тавыш бирергә ашкынып тормасалар да, Татарстан халкының 77 проценттан артыгы килгән. Башкортстанда – 53, Мари Элда – 46, Удмуртиядә – 38, Мәскәүдә – 35 процент кына.

Әгъзәм Гобәйдуллинның монда да үз фикере: “Башка төбәкләр белән чагыштырганда бу – бик зур күрсәткеч. Бу сайлауга ныклы әзерләнүгә бәйле. Соңгы елларда республикада бик күп үзгәрешләр булды, халыкның яшәү шартлары яхшырды. Минемчә, Татарстанда яшәүчеләр депутатларга ышаналар. Депутатларга аларның ышанычын акларга туры киләчәк.”

Кунак чакырганда да шулай бит инде: ныклап әзерләнсәң һәм кунакларыңның күңелен күрсәң, икенче юлы чакыруыңны тагын да шатланып кабул итәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев