Логотип Идель
Ялкын

КӘЛТӘ-КЕШЕЛӘР

Югарырак күтәрелгән  саен,сулыш алу кыенлаша бара. Син үзең дә инде суларга кыймыйсың. Чигәләрдә  кан куера. Алда - тагые бер адымга күтәрелдәй батынкылык . Артта - ...  Артка бөтенләй дә карамавың хәерле.

Табигатькә синең кем булуың барыбер. Табигать аяусыз. Ул барлык җан ияләренә дә бертигез карый. Аерма шунда гына – кемдер аңа яраклаша белә. Табигатьне яраклашып кына җиңәргә мөмкин.

Бераз гына тарих

Кешеләрне кыяларга менәргә кәлтәләр өйрәткән. Әйе, алар кәлтәләрнең һәр хәрәкәтен өйрәнеп калырга тырышканнар, һәм хәзер, юлларында кеше үтә алмас каршылыклар пәйда булганда, алар шул белемнәрен кулланалар.

Ярар, бусы болай – легенда өчен генә. Елъязмаларга күз салсагыз, гаеп альпинистларда булып чыгачак. Нәкъ менә алар әле СССР чорында ук, яңа дәүләтнең 30-еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә «кыяменәр»ләр ярышы оештыралар. Аңлашыла инде – альпинист булгач, кыя менү осталыгың да булырга тиеш.

Әнә шундый ярышлар безнең Татарстанда да уздырылып килә. Кама Тамагы табигый кыялыгында үтә ул ярышлар. Быел Татарстан шәһәрләре һәм якын-тирә регионнардагы кыяменәрләр монда 13нче тапкыр җыелды.

Текә кәлтәләргә – текә кыялар

Кама Тамагында кыя юлларының төрлесе бар. Кыяменәрләр дә төрле, яшьләре биштән алып чиксезлеккә кадәр. Әйе, кыяменәр өчен көч – иң мөһим күрсәткеч түгел. Кайбер кыяларга көчле ирләр дә бирешә, ә алты-җиде яшьлек балалар бу каршылыкны җиңел генә үтәргә мөмкин. Шуңа күрә «стаж»лылар үз һөнәрләрен киләсе буынга тапшырып калдырырга тырыша. Кечкенәләрне (кыя ташына беренче генә аяк терәүче «зурлар»ны да) «Әлифба» дип аталган кыя трассасында өйрәтәләр. Монда һәр адым, һәр күчеш саннар белән билгеләнеп куелган. Тагын бер уңайлы ягы – өскә таба вертикаль буенча түгел, диагональ буйлап менәргә мөмкин. Кыскасы, бу кыяга менү мәктәбенең беренче классы.

Иң текә трасса – «Көзге» дип атала. Ул, кайсы яктан карама, чынлап та текә! Исемен көзге кебек шома булганлыгы өчен алган. Ләкин аңа менәргә өйрәнү дә камиллекнең чиге түгел, бөтендөнья кыяларын алырга җыенган кеше өчен ул – бер баскыч кына.

«Әлифба» өйрәнүчеләр

Булат белән Наилә – икетуганнар. Әтиләре – абыйлы-энеле кыяменәрләр. Быелгы фестивальгә алар ике гаилә булып килгәннәр. Булатның монда беренче килүе, кыялар белән дә беренче танышуы гына. Ләкин сәяхәтче стажы шактый инде аның. Ул саклана торган ябык урманнарга да яшерен керү юлларын белә. Булат янында Наилә – «бывалый» кыяменәр, «Әлифба»га да күтәрелгәне бар, әтисе белән ераграк сәфәрләрдә дә йөргәләгән.  Булат аңа кызыгып та, сокланып та карый. Бигрәк тә кичә төнлә учак саклаганнан соң.

Кыяменәрләр лагеренда һәр чатырның да үз учагы юк. Ике күршегә бер учак булырга мөмкин. Ә учак саклау гадәте бар. Әнә шулай итеп күршеләре Булат белән Наиләне учак сакларга калдырганнар. Конфет хакына билгеле. Төннең һәр сәгате өчен һәркайсына бер конфет. Яшь кыяменәрләрдә ихтыяр көче тәрбиялиләр.

Кыяменәр балыклар?!

Чытырманлыктан чыккач, күз алдыбызда Идел елгасы пәйда булды (Иделгә эпитетны махсус кулланмадым, үзеңә ошаганын уйлап табарсың). Карасак, ярда бер иске ятьмә аунап ята. Шуны юри 10-20 секундка (!) суга салып, кире чыгарса-а-ак!!! Сыртларын ялтыратып, бармак кадәр балыклар сикергәли. Кызганып, ятьмәне кабат суга озаттык. Инде тагын күтәрсәк, балыклар китмиләр бит. Безне ошатканнар, күрәсең... Ә-ә, ю-юк, ятьмәгә уралып, чыга алмыйча яталар икән ләбаса. Бу балыклар бер дә кыяменәрләргә охшамаган... Югыйсә, күптән чыгып качарлар иде! Луиза туташның йөрәге урталай ярыла язды. Һәр балыкны: «Гафу ит, бәләкәчем», - дип суга сала барды... Балыкларга бердәнбер указ: бүгеннән үк кыяменәрлеккә өйрәнә торсыннар!

9 төймә ярдәмендә...

«Магнезия» сүзе кыяменәрләр авызыннан бертуктаусыз яңгырап торды. Ниндидер пароль бугай ул! Астан берәү кыя башында помидордай кызарып чыккан кыяменәргә: «Әй, кулыңны магнезия белән сөртергә идең!» - дигәч, тирә-якта хихылдау да михылдау. Без генә аңламый торабыз. Чит планетадан килеп төшкәнбезмени?! Шуннан соң үземне-үземне битәрләп йөрдем: нетбукны елның 365 көнендә үзем белән йөртә идем... Ә бу юлы... Башың чүмеч булса, шулай инде... Аның каравы, бүлмәгә кергәч, күзләрем белән тирә-якта нетбукны эзли башлады. Таптым! Кабыздым! Интернетка тоташтым! 9 төймәгә баскач (8 хәреф=м+а+г+н+е+з+и+я + Enter), арлы-бирле талпынган күңел, ниһаять, тынычланды. Менә хәзер бик белдекле кыяфәт белән магнезиянең нилеген аңлатам: ул – магний тозыннан гыйбарәт булган ак төстәге порошок яисә измә. Магнезия кулларны корытып, әйберне яхшырак эләктерү мөмкинлеге бирә. Ул спортчыларның аркасында һәм бил турында махсус капчыкта була.

Кыяда – флэш-моб!

Сулышны бер алам, бер чыгарам... Бер алам, бер чыгарам... Кыяменәрлек буенча республика чемпионатында катнашучыларның торган урыны би-и-к югарыда. Аларга бу юлны үтү, билгеле, пүчтәк! «Хәлләрегез ничек?» Әллә миңа чит-ят тавышлар ишетелә башладымы? Башымны күтәрсәм, ике кыз елмаеп карап утыра (мавыгып сөйләшә-сөйләшә исемнәрен сорарга онытылган). Быел 9нчы класска баралар. Кызларның берсе монда 4 яшьтән бирле килә икән. Кызларга кушылып, өчәүләп флэш-моб оештырдык. Безгә очраган һәр кешенең хәлен белешәбез. Һәм, ни гаҗәп, барлык кыяменәрләрнең дә кәефе шәп... Хет берсе булса да начар яисә уртача дисен иде... Андыйларның саны – НУЛЬ!

 

 

 

[gallery link="file" size="medium" ids="1194,1196,1198"]

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев