Логотип Идель
Ялкын

КҮҢЕЛЛЕ ХАТЛАР ЯЗЫГЫЗ БЕЗГӘ!

Күңелле хатлар языгыз безгә! Сездән килгән һәр сүзгә сөенәбез бит без, кадерле укучым! Менә бүген Кайбыч яклары безне искә төшергән... Тулы мәкаләне гыйнвар санында укый аласыз, ә әлегә хатлары белән таныштырырга булдык.

Исәнмесез хөрмәтле  Ялкын редакциясе хезмәткәрләре! Безнен Кайбыч урта мәктәбе коллективы,укучылар  сезне бик яратып укыйбыз. Ялкын журналын хәр санын балалар көтеп алалар, чиратлашып укыйлар. Рәхмәт сезгә шундый файдалы, эчтәлекле мәгълүматлар чыгарганыгыз өчен.

Мин үзем мәктәптә китапханәче булып эшлим.Эшемне бик яратам,сезгэ   берәр номерыгызда  бу кечкенә мәкалемне бастырып чыгара алмассызмы икән? Алдан ук рәхмәтемне белдереп, эшегездә зур унышлар теләп калам!

 

 

Г.Тукай



Китап


Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса


Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,


Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны


Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә:


Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмашгалиев 1


Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,


Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса


Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь


Шул вакытта мин кулыма китап  алам,


Аның изге сәхифәләрен актарам:


Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем,


Шуннан гына дәртләремә дәрман табам


Уеп барган хәрбер юлым,хәрбер сүзем


Була минем юл күрсәтүче йолдызым.


Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын


Ачыладыр, нурланадыр күңелем,күзем.


Җиңелләнәм , мәгъсумланам мин шул чакта


Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,


Ышанычым арта минем үз-үземә,


Өмит белән карый башлыйм булачакка.


 

Хайрутдинова РӘЗИНӘ МӨНИР кызы,


Кайбыч муниципаль районы


Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең


китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев