Ялкын
"КҮҢЕЛ ТУЛГАН МИЗГЕЛ"
Кыш
Исем китеп карап тордым,
Тәрәзәдән мин тышка.
Каян килгән бу матурлык?!
Дөнья чумган аклыкка.
Кем шулай соң бөтен җирне
Төргән мамык юрганга?
Калын ак тунын киерткән,
Йомшак, куркак куянга.
Зифа буйлы каеннарның
Иңенә ак шәл салган.
Мәңге яшел чыршыларны
Ап-ак бәс сарып алган.
Ерактагы тау өстендә
Ак бүрекле наратлар.
Калын кар белән күмелгән
Астагы вак куаклар.
Ап-ак карлы таулардан
Сузыла чаңгы эзе.
Ишетелә ерактан ук
Балаларның көлүе.
Бик күп җирдә белмиләр дә,
Кышның нинди булганын!
Ә без менә яратабыз,
Кышның салкын буранын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев