Логотип Идель
Ялкын

"ЙОШКАР-ОЛА ШӘҺӘРЕНДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ"

2016 елның 21 мартында Шкетан исемендәге Мари милли дарама театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре үтә. Театр Йошкар-Ола тамашачысына 110нчы юбилей сезонының беренче премьерасы М.Фәйзинең "Галиябану" спектаклен тәкъдим итә.

"Галиябану" пьесасы барлык халык театрларында, милли театр сәхнәләрендә уйналды һәм уйнала. Аңа һәрвакыт мөрәҗәгать итәләр, пьесаның дәвамын язучылар да, тулыландыручылар да күп булды, ә төп геройларның исемнәре уртаклык исеменә әверелде. "Галиябану" эчтәлегенең нигезендә балачактан таныш җырлар белән үрелгән классик мәхәббәт өчпочмагы ята. Ул - мәхәббәт һәм кыенлаклар хакында. Хәлил белән Галиябану хисләре аша автор мәхәббәтнең һәр заман өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлата. Кызганычка каршы, бөек мәхәббәт һәрвакыт каршылыкларга дучар була.

Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Галиябану" Камал театры тарихында әлеге пьесаның 10нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган. «Галиябану» бай куелыш тарихына ия, шул исәптән, милли театрлар сәхнәсендә дә. Әлбәтта, безнең өскә зур җаваплылылк йөкләнде, чөнки тамашачыларның әлеге спектакль хакында үз күзаллаулары, хатирәләре бар. Мин үз алдыма оригинал текст белән эшләргә дигән максат куйдым. Персонажларны булдыра алганча чын итәргә тырыштым: алар чынбарлыктан, ә фольклор сувенирлары түгел. Шулай ук, текстның актуаль булуы да мөһим, пьеса бит нәкъ йөз ел элек язылган. Ничек кенә булмасын, без Галиябану тарихының тамашачылар өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлыйбыз һәм пьесага тирән хөрмәт белән мөрәҗәгать иттек», – ди спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.

Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль рольләре күп кенә Камал артистларының иҗат башлангычы булып тора. 110нчы юбилей сезонында Галиябану ролендә – Гүзәл Гөлвердиева, Хәлил – Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Исмәгыйль – Алмаз Гәрәев.

"Галиябану" спектакленең рәссамы Булат Ибраһимов. Ул, бар нәрсәне киндер тукымага әверелдереп, гомум бер стильдә сәхнәдә авыл көнкүрешен торгыза. Камал театрында куелган барлык "Галиябану" спектакльләрендә дә Салих Сәйдәшев музыкалары кулланыла. Спектакльнең 10нчы юбилей куелышы да шул исәптә. Музыкаль бизәлеш өчен театрның музыка бүлеге җитәкчесе, дирижер Фуат Әбүбәкеров җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев