«ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫНА ТОРГАН УРЫН»
11нче апрель көнне КФУ «Уникс» концертлар залында XVI «Созвездие-Йолдызлык» республикакүләм яшьләр телевизион фестиваль суперфиналының ачылыш тантанасы булып узды.
Суперфиналда катнашу өчен Казанга ТРның барлык муниципаль районнарыннан, шәһәрләреннән, шулай ук Мәскәү, Әстерхан, Уфа, Стәрлетамак, Ульяновсктан 4500дән артык бала килде.
Беренче көнне катнашучылар «Хореография», «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләре» һәм «Конферанс» номинацияләре буенча көч сынаштылар. Быелгы фестиваль кече яшьтәге катнашучылар белән истә калачак. Соңгы ике елда кече яшьтәге балаларның бигрәк зур осталык һәм тырышлык белән эшләүләре күренеп тора. Казыйлар шундый катнашучыларның берсе - Гузәл Гыйниятуллинаны (Апас) һәм Иван Шуваровны (Казан) билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев