Логотип Идель
Ялкын

«ЙОЛДЫЗЛАР АЧУЧЫ ЕГЕТ»

Ә синең төнге күктәге йолдызларны санаганың бармы? Баксаң, кеше күзе таный алырлык 5 000 йолдыз гына бар икән анда. Шуларның күпмесен бүләк итәргә сүз биргәнең бар, үзеңә күпмене бүләк иттеләр?

Барысы да алай ук җиңел түгел: безгә иң якын йолдыз – кояш, һәм аның авырлыгы җир шарыныкыннан 333 мең тапкырга күбрәк. Җитмәсә, аралар да якын түгел. Күктә килеш кенә бүләк итәм дисәң дә, сиңа кадәр берәрсенең, алданрак өлгереп, башкага бүләк итеп куйган булуы ихтимал. Иң яхшысы – беркем күрмәгән яңа йолдыз ачу, үзеңнеке булсын! Барлык йолдызларны ачып бетергәннәр инде, дияргә ашыкма. Күптән түгел генә Казан егете Илһам Галиуллин яңа куш йолдыз ачып, астрономия дөньясын шаккатырды. Илһам үз ачышы турында игълан иткәч, башта күпләр ышанмый. Бәлки, ялгышкандыр, алдагандыр, бәлки, диючеләр дә аз булмый. Танылган галимнәр 19 яшьлек егетнең фәнни эшен тикшерергә алына: туплаган материалларын, фотоларны кат-кат карыйлар. Баксаң, чыннан да яңа йолдыз икән! Илһамның әйтүенчә, берничә ел күзәтүләр алып бару нәтиҗәсе бу.

– Күк йөзе фотоларындагы балкышларны тикшергәч, йолдыз табылды. Шуннан дөнья каталоглары буенча тикшереп карадым: миңа кадәр аны беркемнең дә ачмаган булуы кирәк иде. Шулай булып та чыкты. Ә соңыннан инде – рәсми як: регистрация үтәргә кирәк, шул рәвешле ачышны теркәп куялар.

Илһам башта йолдызга әти-әнисе исемен бирергә тели. Тик, кызганыч, кагыйдәсе бар икән: һәр ачылган йолдызга чираттагы номер сугыла.

Үз ачышы белән дөньякүләм конференциядә дә катнаша Илһам: Аризона штатындагы Феникс шәһәрендә танылган галимнәр каршында чыгыш ясап, Американың физика укытучылары ассоциациясе һәм Американың физика җәмгыятенең махсус бүләген алып кайта.

–  Йолдызлар белән кызыксыну каян килеп чыкты соң? Әти-әниеңнең беренче тәэсирләре нинди булды?

– Кече Университет каршындагы астрономия кафедрасы оештырган түгәрәккә йөрүдән башланып китте барысы да, – ди Илһам. – Безне анда беренче тапкыр физика укытучысы алып килгән иде. Дәрес темасына туры китереп оештырылган экскурсия бик нык тәэсир итте миңа. Тирә-юнемдәгеләр йолдыз ачуымны белгәч, әллә нәрсә үзгәрмәде, әти-әнинең дә беренче реакциясе гадәти иде. Әйтерсең, шулай тиеш тә!

– Әгәр берәрсе заманында син йцргщн  түгәрәккә йөрергә теләсә, нишләргә тиеш?

– Астрономия мәктәбенә сентябрь аеннан башлап мөрәҗәгать итә аласыз. Анда эш ике юнәлештә алып барыла: олимпиадага һәм фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләнү. Укучы үзе кызыксынган өлкәне билгели, күзәтүләр алып бара, җитәкчесе белән киңәшә, ә болай тәүлекләр буе утыру мәҗбүри түгел. Кайвакыт форум, экспедицияләргә чыгабыз. Минем фотолар, мәсәлән, 2010 елда Кырымда төшерелгән. Мин аларны кат-кат өйрәндем дә, соңыннан Америкадагы астрономнар берлегенә фәнни эшемне юлладым. Анда йолдызның координатлары, балкыш ешлыгы һәм башка параметрлары язылган. Астрономнар тикшерделәр, өйрәнделәр һәм җавап бирделәр. Әмма аларга үз күзәтүләреңне җибәрергә теләсәң, белешергә кирәк, чөнки стандартлар ел саен диярлек үзгәреп тора.

– Сез төшерә торган камералар гади генә түгелдер инде...

– Әйе, махсус җайланмалар. Гади фотоаппарат белән астрономнар файдалана алырлык фотоларны төшерү мөмкин түгел диярлек. Шулай ук, астрономик камераларны да гадәти тормышта кулланып булмый. Гади кеше кулына керсә, бәлки, ул бер генә нәрсә дә аңламас иде. Ә астроном, шул ук рәсемне күзәтеп, өйрәнеп, фәнни ачыш ясый ала. Мин өйрәнгән фотолар, мәсәлән, ПЗС-камера ярдәмендә ясалган. Гадиләштерсәк, аны матрицалы кара тартма һәм телескоп кебек күзаллый аласыз. Астрономнарның кайбер җиһазлары үзе белән йөртә алырлык булса, кайберләре зур бер йорт кадәрле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев