Логотип Идель
Ялкын

ЙОКЫ ФАЙДАЛЫМЫ, КҮПМЕ ЙОКЛАРГА?

Дмитрий Менделеев химик элементлар таблицасын, Дания физигы Нильс Бор атом  моделен, Альберт Энштейн киңлек һәм вакыт концепциясен, Томас Эдиссон элект лампочкасы конструкциясен, ә Александр Флеминг пенициллин формуласын төшендә күргән. Димәк дөньякүәм танылган галимнәрне галим итүче ул – йокы.

Безгә дә галим булыр өчен тырышып укырга һәм вакытында йокларга гына кирәк?!

Ә йокы урынына йокысызлык килсә нишләргә? Бу сорауга Казан шәһәренең 18 нче хастаханәсе табибы Гатауллина Рәйсә Фәнил кызы җавап бирде.

Нәрсә соң ул?

Йокысызлык – төнге сәгатьләрдә һәм йокыга дип бүленеп бирелгән вакытта йокыга китә алмау һәм организмның көчле талчыгуы. Галимнәр әйтүенчә, йокысызлык хатын-кызларда һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый икән. Тик бүгенге көндә йокысызлыктан мәктәп укучылары һәм студентлар бик еш интегә.

Ник барлыкка килә?

Рәйсә Фәнилевна бу сорауга бик гади җавап бирде: «Йокысызлыкның төп сәбәбе – стресс. Якынлашып килүче имтиханнар турында даими уйлау, дуслар белән ачуланышу, өйдә тынычлык булмау – барысы да йокысызлыкка китерергә мөмкин. Моннан тыш көн тәртибенең, йокы сәгатьләренең кисәк кенә үзгәрүе дә көчле тәэсир ясый. Астма, гипертиреоз кебек авырулар да йокысызлыкка китерерә ала. Тагын бер бик мәгънәсез сәбәп бар: көн саен берничә чынаяк кофе эчү».

Вакытында дәваланмасаң?

Табиб сүзләренә караганда, йокысызлыкның иң беренчел нәтиҗәсе – организмның талчыгуы, көчле хәлсезлек. Икенчел нәтиҗәләр күпкә куркынычрак. Биредә йөрәк, баш һәм психик авырулар килеп чыгарга мөмкин.

Котылу юлы

Гатауллина Рәйсә Фәнилевна: «Котылу юлы дигәндә, бары тик табибка мөрәҗәгать итегез дип кенә әйтә алам. Һәркемнең йокысызлыгы – индивидуаль күренеш. Бөтен кешегә бер үк төрле дару тәкъдим итеп булмый һәм ярамый! Табибка күренергә ашыкмасагыз, йокысызлыкны үзлектән дәвалап карагыз. Көн дәвамында һәм кичке якта физик күнегүләр эшләргә, йоклар алдыннан саф һавада йөреп керергә, бал белән җылы сөт эчәргә киңәш итә алам. Болар –әби-бабайлардан калган һәм еллар буе «тикшерелгән» иң уңышлы ысуллар»

Ничек булдырмаска?

Йокысызлыкны булдырмауның иң уңайлы һәм җайлы юлы – көндәлек режимны бозмау. Көн саен бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга тырышыгыз. Иртәләрен физик күнегүләр ясагыз, салкын су белән коена башларга мөмкин. Бүлмәгездәге яктылыкка игътибар итегез. Рәйсә Фәнилевна әйтүенчә, йокы бүлмәсендә җылы төсләр күбрәк булган саен, организм «ял» режимына тизрәк күчә һәм йокы килә башлый икән.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев