Ялкын
"ЙОГУРТ. КАРАНДАШ ҺӘМ АЛЕКС"
"Ялкын"лыларның сәяхәтсез узган көне булмаска тиеш. Йә син янасың, йә артта каласың. 18 февраль Арча якларын барлап кайттык, күңелле кешеләр белән таныштык. 19 февраль исә тыныч кына редакциядә узарга тиеш иде. Ләкин Айгөл апа башта Ләйсән апаны котыртты, Ләйсән апа Эльвира апаны ияртте һәм кабат юлга кузгалдык.
Кояш язгыча карый, кәеф күтәренке... Безне Казан шәһәренең 36 мәктәбендә көтеп торалар!
...Очрашу бер сәгать кенә барса да, истәлекле булды. Без "йогурт", "карандаш", "деньги" сүзләренең төрки нигезле икәнен белеп кайттык, күңелле балалар белән таныштык, рәхәтләнеп көлдек, гапләштек, уйнадык. Александр исемле егетнең исеме инглиз теленнән алынганын да белдек. Баксаң, аңа Алекс дип кенә дәшә икән АКШлылар!
Алда да мондый очрашулар булсын! Рәхмәт сезгә, 36лар!
[gallery size="full" ids="6514,6513,6516"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев